Бугульминская газета
  • Рус Тат
  • Бөгелмәле - татар телендә язылган исемнәрдә һәм язуларда хаталарны ачыклау буенча конкурста җиңүчеләр арасында

    Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче билгеләнде.

    Сентябрь аенда Дәүләт Советында татар телендәге элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды.

    «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясе буенча барлыгы 3 215 мөрәҗәгать бастырылган, шуларның 1 268е буенча чаралар күрелгән, 919 белдерү буенча эшләр планлаштырылган, 727 белдерү эше эштә.

    Конкурс нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче билгеләнде. Шуларның берсе Бөгелмә егете Мурат Хәбибуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: