Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә шәһәрне "Мактау билгесе" ордены белән бүләкләү турындагы указлы стела урнаштырылды

1982 елда хуҗалык, мәдәният, социаль үсештәге уңышлары өчен "Мактау билгесе" ордены белән бүләкләнә.

Бөгелмә "Орденлы". Безнең шәһәр төрле казанышлар өчен бик күп бүләкләргә ия . 1982 елда хуҗалык, мәдәният, социаль үсештәге уңышлары өчен "Мактау билгесе" ордены белән бүләкләнә. Бөгелмәдә "Мактау билгесе" орденын тапшыру 1983 елның 8 апрелендә Техника йорты залында узган тантаналы утырышта була. Бу көнне шәһәрдә чын бәйрәм гөрли.

2018 елның февралендә Бөгелмә ветераннар Советы пленумында администрация башлыгының элеккеге беренче урынбасары һәм шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе Владимир Ильин шәһәрне "Мактау билгесе" ордены белән бүләкләү турындагы Указ белән стелла урнаштыру инициативасы белән чыга һәм яшьләргә шәһәребез данын саклап калу һәм арттыру теләге белән мөрәҗәгать итә.

Әлеге идея ветераннар советы тарафыннан гына түгел, ә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров тарафыннан да хупланды. Инициативаны барлык иҗтимагый оешмалар һәм шәһәрлеләр хуплады.

Бөгелмәнең 240 еллыгы елында стеланы М.Җәлил урамы буенча урнашкан «ТатНИПИнефть» бинасы янында урнаштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса