Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә “наркотикларсыз тормыш” дигән чара булып узды

"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр урманарына чыгып, узып баручылар белән шул темага әңгәмәләр кордылар, аңлату эшләре алып бардылар. Максат - наркоманиягә каршы тору, наркотикларга бәйле җинаятьчелекнең азуына юл куймау, психоактив һәм наркотик матдәләр кулланудан баш тартуга омтылыш уятырга кирәклеге проблемаларына җәмәгатьчелекнең, бигрәк тә яшьләрнең...

 

"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр урманарына чыгып, узып баручылар белән шул темага әңгәмәләр кордылар, аңлату эшләре алып бардылар.

Максат - наркоманиягә каршы тору, наркотикларга бәйле җинаятьчелекнең азуына юл куймау, психоактив һәм наркотик матдәләр кулланудан баш тартуга омтылыш уятырга кирәклеге проблемаларына җәмәгатьчелекнең, бигрәк тә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү.

Акциядә катнашкан узып баручылар арасында мәктәп укучылары да, учреждение һәм предприятиеләрдә эшләүчеләр дә бар иде. Аларның һәммәсенә дә "Синең көн, синең тормыш", "Спайслар". "Балагыз психоактив матдәләр кулланмасын өчен ни эшләргә" дигән киңәшләрдән торган буклетлар тараттылар. Әлеге чарада катнашырга туры килгән һәрбер кеше, яшенә карамастан, наркотик куллануның үзеңә карата да, тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәттә дә олы җинаять булуын әйттеләр. Болар хакында безгә "радуга" үзәгенең социаль эшләр белгече Динара Хәйретдинова хәбәр итә.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса