Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә машина яндырганнар

22 гыйнвар көнне төнге 12 туларга 1 минут вакыт калганда, янгын күзәтчелеге бүлегенә Бөгелмә районының Берёзовка посёлогында янгын чыкканлыгы турында хәбәр итәләр. Вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр Chevrolet Lacetti һәм "ВАЗ 2114" машиналарының януын күрә. Беренчесенең салонында ут дөрләсә, икенчесенең моторлы өлеше яна. Уттан гомуми зарар күргән мәйдан 4,5...

22 гыйнвар көнне төнге 12 туларга 1 минут вакыт калганда, янгын күзәтчелеге бүлегенә Бөгелмә районының Берёзовка посёлогында янгын чыкканлыгы турында хәбәр итәләр.

Вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр Chevrolet Lacetti һәм "ВАЗ 2114" машиналарының януын күрә. Беренчесенең салонында ут дөрләсә, икенчесенең моторлы өлеше яна. Уттан гомуми зарар күргән мәйдан 4,5 квадрат метр тәшкил итә.

Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет белдерүенчә, янгын чыгуның сәбәбе - милек-мөлкәтне бозу, кеше сәламәтлегенә зыян китерү максатыннан, ут төртүдә. Әтиле-уллы Байтимировларга шул рәвешле зыян салырлык дәрәҗәдә кемнең нинди үче булганлыгын хәзер тикшерүчеләр ачыклый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса