Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә хокук саклаучылары ярышты

21 гыйнвар көнне "Динамо" спорт клубында штанганы яткан килеш күтәрү буенча республиканың тәртип саклау органнары хезмәткәрләре арасында ачык чемпионат узды. Анда биш шәһәр (Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы) спортчылары катнашты. Барлыгы - 27 штанга күтәрүче. Беренче урын, күбесенчә, бөгелмәлеләргә насыйп булды. Бигрәк тә кызларга тиңнәр булмады: Анастасия Львова, Светлана Незнанова,...

21 гыйнвар көнне "Динамо" спорт клубында штанганы яткан килеш күтәрү буенча республиканың тәртип саклау органнары хезмәткәрләре арасында ачык чемпионат узды. Анда биш шәһәр (Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы) спортчылары катнашты. Барлыгы - 27 штанга күтәрүче.

Беренче урын, күбесенчә, бөгелмәлеләргә насыйп булды. Бигрәк тә кызларга тиңнәр булмады: Анастасия Львова, Светлана Незнанова, Кристина Габдуллина 25, 30, 40 килограмм авырлыкны күтәрүдә җиңде. Егетләр арасында Иван Морозов, Алексей Мудрецов беренчелекне яулады.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса