Бөгелмәдә гыйнвар аенда 19 малай һәм 45 кыз дөньяга килгән
Беренче балалар 26 гаиләдә туа.
Гыйнвар аенда Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә 64 сабый, шул исәптән 1 игезәк пар бала туу теркәлде. 19 малай һәм 45 кыз туган. Иң зур гәүдә авырлыгы – 4480г., иң кечкенә гәүдә авырлыгы – 1845г. Беренче балалар 26 гаиләдә туа, шул кадәр үк сабый гаиләләрдә икенче булып дөньяга килә. 10 гаиләдә өченче, 2 гаиләдә дүртенче бала туа. Гыйнвар аендагы иң популяр исемнәр – Михаил, Амалия, Ева, Арина, ә иң гадәти булмаганнары – Леон, Клим, Эстель, Аннет, Оливия
Иң олы әтигә – 46, иң яшенә – 20 яшь, иң өлкән әнигә – 42, иң яшь әнигә – 17 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа