Бөгелмәдә эшсезлек дәрәҗәсе - республикада иң түбәннәрнең берсе
Эшсезлек дәрәҗәсе 0,47% тәшкил итә.
Бөгелмәдә 276 эшсез граждан исәпләнә-предприятиеләрдә 879 вакантлы урын бар. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,47% тәшкил итә.
Ярты ел эчендә шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләгәндә яки консультацияне сорап 1487 кеше мөрәҗәгать иткән. Тиешле эш эзләп исәпкә 1173 кеше алынган, шуларның 707се-эшсез гражданнар. Мәшгульлек үзәге ярдәме белән 717 кеше эшкә урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа