Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә дистанцион больничный кәгазьләре бирә башладылар

Больничный кәгазе алу өчен 122 номер буенча шалтыратырга, гариза калдырырга, сораштыру узарга кирәк.

«Бөгелмә РҮХ» ДАССОда, Татарстан Республикасының барлык медицина оешмаларындагы кебек үк, дистанцион больничный кәгазьләре бирә башладылар. Тик бу яңалыктан бары ОРВИ белән авыручылар гына файдалана ала. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

Больничный кәгазе алу өчен 122 номер буенча шалтыратырга, гариза калдырырга, сораштыру узарга кирәк. Аннары мөрәҗәгать беркетелгән урын буенча медицина учреждениесенә тапшырыла һәм пациентка 7 көнгә хастаханә битен ачалар.

Шулай итеп, документны өлкән кешегә генә алырга була.  Больничный кәгазен ябу дистанцион рәвештә бара. Мәгълүмат автомат рәвештә социаль иминият фондына һәм эш бирүчегә җибәрелә.

Яңалык сырхауханәләрне бераз бушатыр дип дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса