Бугульминская газета
  • Рус Тат
  • Бөгелмәдә Covid-19 вакцинациясе дәвам итә

    Барыбызны да инфекциядән коллектив иммунитет яклый ала – моның өчен прививка ясарга кирәк.

    25 октябрьгә яңа коронавирус инфекциясенә каршы 35 737 доза вакцина алынган, 32 322 бөгелмәлегә прививка ясалган, бу пландагы саннарның 49,2%ын тәшкил итә. Прививка ясатучыларның 30%ын 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар тәшкил итә.

    Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми рәвештә хәбәр итә: Россиядә Covid-19 вакцинациясе гражданнарның барлык категорияләре өчен, чит ил кешеләреннән тыш, түләүсез. 

    Барыбызны да инфекциядән коллектив иммунитет яклый ала – моның өчен прививка ясарга кирәк. Бөгелмәлеләр прививканы "Бөгелмә РҮХ" ДАССОның шәһәр сырхауханәсендә (Октябрь ур., 20) ясый алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: