Бөгелмә үзәк китапханәсендә “Мин һәм борынгы китап” селфи-конкурсы игълан ителде
Әдәбият елы кысаларында, Бөгелмә үзәк китапханәсендә "Мин һәм борынгы китап" селфи-конкурсы игълан ителде. Беркемгә дә сер түгел, яшьләр китапны аз укый, китапханәгә дә укытучы, яисә әти-әни кушуы белән генә йөриләр. Ничек егет-кызларны китап укуга, китапханәләргә йөрүгә җәлеп итәргә соң? Бәлки, беренче адым булып селфи-конкурс уздыру булыр. "ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе"нең...
Әдәбият елы кысаларында, Бөгелмә үзәк китапханәсендә "Мин һәм борынгы китап" селфи-конкурсы игълан ителде.
Беркемгә дә сер түгел, яшьләр китапны аз укый, китапханәгә дә укытучы, яисә әти-әни кушуы белән генә йөриләр. Ничек егет-кызларны китап укуга, китапханәләргә йөрүгә җәлеп итәргә соң? Бәлки, беренче адым булып селфи-конкурс уздыру булыр. "ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе"нең Бөгелмә бүлеге иҗтимагый оешмасы һәм муниципаль телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырылган әлеге конкурска үзеңне китапханә музеенда төшергән селфи-фотосурәтләр 10 февральдән алып, 23 апрельгә кадәр кабул ителә. Селфи дигәндә, үз-үзеңне телефон, яисә кесә фотоаппаратына фотога төшерүне аңларга кирәк, чөнки профессиональ фотолар конкурс таләпләренә туры килмәячәк. Ә җиңүчеләрне ике номинация буенча ачыклаячаклар - иң көлкеле һәм иң интеллектуаль селфи.
Конкурста катнашу өчен китапханәгә килеп, музейда урын алган борынгы китапларның берсе белән фотога төшәргә кирәк. Һәм аларны, автор турындагы мәгълүматлар белән бергә, bug-mcb@mail.ru электрон адресына яки почта аркылы 423230, Бөгелмә шәһәре, Октябрьский урамы, 14 нче йортка (селфи дигән тамга белән) юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8(85594) 6-86-95.
Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә 24 апрель көнне "Китапханә төне - 2015" вакытында бүләкләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа