Бөгелмә зиратлары территориясендә өмәләр дәвам итәчәк
Җыештыру эшләре шәһәр предприятиеләре көче белән оештырылган иде.
Узган атнада Гончаров урамындагы православие зираты территориясен җыештыру өмәсе булып узды. Моннан тыш, Соколка тавындагы мөселман зиратыннан һәм Кызыл Армия урамындагы зираттан чүп-чар чыгарылды. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков хәбәр итте.
Җыештыру эшләре шәһәр предприятиеләре көче белән оештырылган иде: Бөгелмә электр челтәрләре, Бөгелмә-Сервис, Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе, Төньяк Нива Татарстан, Горгаз, Бөгелмә водоканалы, "Феликс" төзелеш компаниясе һәм 1 нче икмәк продуктлары комбинаты. 180 кубометрдан артык чүп чыгарылган.
"Әлегә һава торышы шәһәр зиратларын җыештыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирә", - дип нәтиҗә ясады Михаил Конков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа