Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә юлчылары, сак булыгыз!

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, 2017 елның беренче 5 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 78 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 16сы Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 17 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. 5 гыйнварда Татарстанда исерек килеш рульгә...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, 2017 елның беренче 5 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 52 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кешенең гомере өзелгән, 78 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 16сы Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 17 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган.

5 гыйнварда Татарстанда исерек килеш рульгә утыруның - 20, каршы хәрәкәт юлына чыгуның - 14, балаларны тиешле җайланмаларсыз йөртүнең - 81, куркынычсызлык каешын эләктермәүнең 243 очрагы теркәлгән.

Юлларда берүк уяу йөрегез, хәрәкәт итү кагыйдәләрен төгәл үтәгез!

ЮХИДИ һава шартлары тотрыксыз торганда ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса