Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә театры туган якны өйрәнү музее һәм үзәк китапханәсе белән үз архивларын уртаклашты

Цифрлаштыру буенча эш дәвам итә. Узган гасыр спектакльләрен цифрлы форматка күчерү дә планлаштырыла.

Цифрлаштыру елы кысаларында А. Баталов исемендәге драма театры архивларын цифрлаштыра башлады. Узган гасыр афишалары, программалары сканерлана. Аларга билгеле бер реестр кертелә. Театр архивында кайбер спектакльләргә программалар ике дистәдән артык саклана икән. Шуңа күрә бер өлешен музейга тапшырырга карар кылынды.  Бөгелмә ягы тарихын саклаучылар, театрдан музей фондына элеккеге артистларның фоторәсемнәреннән, афишаларыннан һәм кулъязмаларыннан торган мондый бүләкләрне соңгы тапкыр  20 нче гасырның 80 нче елларында булганын сөйләделәр. Мәсәлән, аларның фондында берничә дистә ел сәхнәдә хезмәт иткән артист Ульрих Потапенконың истәлекләре язылган гадәти дәфтәр битләре саклана. Ул Бөгелмә театры турында кызыклы һәм әһәмиятле фактлар җыючы булган.  Музейга “Кече Ватан мәдәнияте” партия проекты кысаларында соңгы биш елда куелган спектакльләрнең программалары тапшырылды. 90 нчы елларда Бөгелмә типографиясенең зур станокларында басылган программаларын да бирелде. Кызганыч, хәзер ул типография юк инде.  Программа һәм афишаларның бер өлеше үзәк китапханәгә тапшырылды. Аның белән театр күп еллар буена тыгыз хезмәттәшлек итә. Еш кына китап саклаучылар театр сәнгатенә багышланган тематик күргәзмәләр дә оештыралар. Цифрлаштыру буенча эш дәвам итә. Узган гасыр спектакльләрен цифрлы форматка күчерү дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса