Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә спортчылары – янә беренче

11 март көнне Казанның "Тасма" спорт комплексында дзюдо буенча традицион турнир булып узды. Анда 2001 - 2003 елда туган кызлар һәм малайлар катнашты. Ярышта Идел буе округының 15 шәһәреннән җыелган 214 спортчы көч сынашты. Р.Р. Нуруллин истәлегенә багышланган ярышта бөгелмәле Павел Кислинский җиңүче дип табылды. Ә Данил Золотухин исә, яхшы...

11 март көнне Казанның "Тасма" спорт комплексында дзюдо буенча традицион турнир булып узды. Анда 2001 - 2003 елда туган кызлар һәм малайлар катнашты. Ярышта Идел буе округының 15 шәһәреннән җыелган 214 спортчы көч сынашты.

Р.Р. Нуруллин истәлегенә багышланган ярышта бөгелмәле Павел Кислинский җиңүче дип табылды. Ә Данил Золотухин исә, яхшы техника күрсәтеп, көчле көрәштә өченче урынга лаек булды. Егетләрнең икесе дә "Факел" спорт комплексында тренер Илдар Фәттахов карамагында шөгыльләнә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса