Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Минҗиһан Сөнгатулла кызы Миңлебаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
13 февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә гомер кичерүче Минҗиһан Сөнгатулла кызы Миңлебаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ишекне миңа өлкән яшьләрдәге бер апа ачты. Өске киемнәремне салып, алга үттем, яшьләрдән юбиляр әбине күрсәтүләрен сорадым. Ханым елмаеп: "Сезгә ишекне бүген 90 яшен тутырган әни ачты", - диде. Сөбханалла, мондый күркәмлекне Аллаһы Тәгалә...
13 февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә гомер кичерүче Минҗиһан Сөнгатулла кызы Миңлебаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ишекне миңа өлкән яшьләрдәге бер апа ачты. Өске киемнәремне салып, алга үттем, яшьләрдән юбиляр әбине күрсәтүләрен сорадым. Ханым елмаеп: "Сезгә ишекне бүген 90 яшен тутырган әни ачты", - диде. Сөбханалла, мондый күркәмлекне Аллаһы Тәгалә үзенең сөеклеләренә бер дә жәлләми бирсә дә бирер икән. Минҗиһан апа (карар күзгә 70не дә биреп булмаганга, аңа "әби" дип эндәшергә җөрьәт итмәдем) белән сөйләшеп утырган арада юбилярны котларга ветераннар советыннан, социаль яклау идарәсеннән, ветеран үзе эшләп лаеклы ялга чыккан "ПЧ-24" юллар станциясеннән вәкилләр килеп җитте. Шәһәр һәм район халыкны социаль яклау идарәсенең өлкәннәрне өйдә хезмәтләндерү бүлеге җитәкчесе Ирина Белякова М. Миңлебаевага Президент бүләге белән бергә Владимир Путинның: "Хөрмәтле Минҗиһан Сөнгатулла кызы! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итегез. Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм изге теләкләр!" - дип, җылы сүзләр языл- ган котлау хатын да тапшырды. Ветераннар советы президиумы әгъзасы Гайшә Хәсәнова белән Венера Хәкимова да җылы сүзләр әйтеп, алып кил- гән бүләкләрен юбилярга тапшырдылар. "ПЧ-24" станциясенең профком рәисе Минзилә Шафикова белән пред- приятиенең ветераннар советы җи- тәкчесе Надежда Афанасьева ветеранга коллективның сәламен җиткерделәр. …Бөек Ватан сугышы башланганда буй җиткереп килгән Минҗиһанга укуны онытып торырга туры килә, нинди генә эшләр башкармаган ул: сыер-үгез җигеп, икмәк, печән ташыган, басуда кул белән урак урган, көлтә бәйләгән... Аннары аны яшьтәшләре белән бергә Казанга хәрби заводка эшкә җибәрәләр. Станок артында 14әр сәгать басып, гранаталар җыялар алар, ә тияре - тәүлеккә 400 грамм кара ипи. Заводны башка урынга күчергәч, авылга кайта, анда тагын шул ук эш: иртә таңнан кара төнгә кадәр кырда.
Утлар, сулар кичтең, батмадың,
Авыр еллар буйлап атладың.
Бирешмәдең җилгә, буранга
Чын мәгънәсендә кеше булганга,
- дигән шигырь юлларын шагыйрь нәкъ менә шушындый затларга багышлап язгандыр, мөгаен.
…1944 ел язы. Совет гаскәрләре һөҗүмгә күчеп, Украинаны немец фашист илбасарларыннан азат итеп, Берлинга омтыла. Хөкүмәт азат ителгән җирләрдә халык хуҗалыгын торгызу турында да кайгырта башлый. Нәкъ шул чорда илебезнең барлык төбәкләреннән Украинага гуманитар ярдәм агыла. Билгеле инде, Татарстанда бу игелекле эштән читтә кала алмый, 102 баш нәселле мөгезле эре терлек туплана. Ә озата баручылар итеп 4 кыз һәм 1 егетне билгелиләр, алар арасында Минҗиһан да була. Яшьләрнең юлда ниләр күргәннәрен тасвирлап тормыйм (бу турыда "Бөгелмә авазы"- ның 2013 елдагы 53 нче санында газетабызның җәмәгатьчелек хәбәрчесе Гайшә Хәсәнова бик җентекле язып чыккан иде. Ул язманы күз яшьләре белән укыдым мин), бары тик берничә сан китерәм: алар 1944 елның 4 маенда юлга кузгалалар һәм ярты Россияне җәяүләп үтеп, җитмәсә теге 102 берәмлек мал өчен дә башлары белән җавап бирәләр, октябрь ахырында, ниһаять, Днепропетровскидан ерак булмаган бер"Заготскот"ка илтеп тапшыралар. Бераз ял иткәч, аларны 3 ноябрь көнне поезда Харьков аркылы өйләренә озаталар. Шулай итеп, 7 ноябрьдә язмам герое Бөгелмәгә кайтып төшә. Әйе, бу чор балаларының, яшүсмерләрнең тормыш юлларын яза башласаң, калын-калын томнар килеп чыгар иде. Ул елларның авырлыгын язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Менә шуңа күрә дә Минҗиһан апа Украина турында сүз чыккач: "Сугыш вакытында үзебез ачка күбенсәк тә, аларга ярдәм итәргә тырыштык, бар булганны җыеп, аларга җибәрдек. Бүген оятсызларча безне, безнең әтиләрне оккупантлар дип атыйлар бит мәгънәсез затлар", - дип әрнешә.
Минҗиһан апа тиздән Бөгелмәгә килеп төпләнә, "ПЧ-24" оешмасына юллар монтеры булып эшкә урнаша. 38 ел эшли ул анда. Җәмәгате Мохтар Закир улы (1990 елда вафат булган) белән өч кыз һәм өч ул үстергәннәр. 22 оныгы һәм оныкчыгы бар, бүгенге көндә Руслан исемле оныгы белән тора. "Русланым 8 нче сыйныфта белем ала, тәртипле бала, мәктәптә яхшы укый, олимпиадаларга алып баралар үзен, спортны ярата", - дип горурлана әбисе.
"Гомерләрнең иң бәхетле
Сәгатьләре суккан гына…
Бер карасаң, инде туксан!
Бер карасаң, туксан гына…
Туксан бит ул тик сан гына…
Йөрәк һаман унсигездә,
- дип елмая Минҗиһан апа. - Оныгымны укытып кеше итәсем бар, өйләнеп, аның балаларын күрергә язсын иде әле". Минҗиһан апа, насыйп итәр, Аллаһ боерса, ышаныйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа