Бугульминская газета
  • Рус Тат
  • Бөгелмә районында урман хайваннарының санын алу башланды

    Кышкы маршрут хисабы мәгълүматлары урман биләмәләрендә хайваннарның һәм кошларның нинди төрләре яшәгәнен, аларның саны, миграциясе һәм үрчүнең ничек узуларын белергә мөмкинлек бирәчәк. Мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта, фаунаны саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

    Хайваннарны кышкы хисаплау – ел саен үткәрелә торган чара, анда аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, җәмәгать инспекторлары һәм битараф булмаган аучылар катнаша.

    Безнең район территориясендә өч аучылык хуҗалыгы бар, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Шамил Гыйниятуллин. – Бөгелмә һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына карый. Шулай ук “ЮКЯ” шәхси аучылык хуҗалыгы һәм “Татарстан Республикасының аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте”нең региональ иҗтимагый оешмасы бар. Соңгылары мәйданнары буенча 102 мең гектар тәшкил иткән һәркем файдалана ала торган авыл хуҗалыгы җирләреннән шактый калыша. Гомумән алганда, хайваннарны кышкы исәпкә алу маршрутының озынлыгы 370 километр тәшкил итәчәк.

    Быелгы мониторинг дүрт яңа методика буенча оештырылган - кышкы хисап маршруты, авиахисап, тавышлы прогон һәм ясалма концентрация урыннарында исәпкә алу. Бөгелмә районында кыргый хайваннарның санын кардагы эзләре буенча билгеләячәкләр, ә имезүчеләрнең  хисабын санаучы кышкы маршрут ике көн дәвам итәчәк. Башта белгечләр билгеләнгән юлны узып иске эзләрнебетерәчәкләр. Бу икенче көнне үткәндә алдагы тәүлектә барлыкка килгән эзләрне генә хисапларга ярдәм итә.

    - Исәпкә алуның төп шарты – кыр хәйваннары эз калдырыр өчен яңа кар катламы булу. Шулай ук җил һәм явым-төшемнең бу көннәрне булмавы да мөһим, - дип аңлата Шамил Камил улы. – Елдан-ел маршрутлар үзгәрми, дөрес, бу юлы аларның саны артты. Тулаем алганда, процесс алдан планлаштырылган юнәлештә үтә торган хайваннарның эзләренең санын исәпләүдән гыйбарәт. Маршрутта күренгән кошлар да исәпкә алына.

    Мониторинг вакытында хайваннарны атарга, кар машиналарында зур тизлектә йөрергә һәм үзең белән эт ияртергә ярамый. Белгечләр эштә спутник навигаторлары һәм хайваннарның эзләрен теркәү өчен фотоаппаратура кулланалар.

    Бөгелмә районында төлке, кабан, кыр кәҗәсе, поши эзләре еш очрый, – дип сөйли Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы. - Юртакларның эзләре күренеп тора. Кошлардан урман тавыклары, көртлекләр, суерлар очрый. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар да бар, аларның берсе – ак куян.

    Белгеч билгеләп үткәнчә, соңгы елларда күп кенә кыргый хайваннар популяциясе акрынлап арта бара. Моңа аучылык хуҗалыкларының табигать саклау эшчәнлеге дә ярдәм итә.

    Быел башкарылган эш йомгаклары нәтиҗәләрне эшкәрткәннән соң билгеле булачак. Хайваннарны исәпкә алу март урталарында тәмамланачак.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: