Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында соңгы атнада COVID-19, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны артмый

QR-кодлар кирәкми.

24 февраль мәгълүматлары буенча, госпитальдә 37 пациент ята. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Владислав Долгих, тагын 1 727 җирле халык амбулатор дәвалана дип хәбәр итте.

ХӘЛ ТОТРЫКЛЫ

Татарстанда соңгы атна дәвамын-да коронавирус йогышлы авыруы белән чирләүчеләр саны көн саен өч меңнан артып китә. Өстәвенә, чир йоктыручылар арасында берничә дистә бөгелмәле дә бар.

– Хәл тотрыклы, хәтта авырулар санының азга гына булса да кимүе бар, – дип шәрехли нигезләмәне Владислав Викторович. – Вирус көчсезләнә, ул бер ел элек кебек үк куркыныч түгел. Авыр очраклар азрак, авырудан соң авыр нәтиҗәләр турында сүз дә әйтәсе юк. Күмәк иммунитет барлыкка килүдә, әлбәттә, вакцинация үзенең уңай ролен уйнады.

22 февральгә районда 55 меңнән артык кеше прививка ясаткан, шулар-ның 15 меңнән артыгы – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

– 6 485 бөгелмәле ревакцинация узды. Балалар вакцинасының йөз дозасы алынды, алар барысы да кулланылды. Җомга көннән балигъ булмаганнарга прививканың икенче компонентын ясый башлыйбыз, – дип сөйләде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов.

QR-КОДЛАР КИРӘКМИ

Ковидка каршы чаралар республикада коронавирус инфекциясе таралу буенча хәлне тоткарландырырга мөмкинлек бирде. Шуңа бәйле рәвештә, 21 февральдән Татарстанда кайбер чикләүләрне йомшарттылар. Тиешле карар ТР премьер-министры Алексей Песошин имзасы белән чыкты.

Рәсми кәгазь театрларга, кинотеатрларга, концертларга, җәмәгать транспортында, кафе һәм рестораннарда вакцинация яки кичерелгән авыру турында сертификат күрсәтмичә йөрергә рөхсәт итә. Балалар хәзер исә әти-әниләрсез сәүдә үзәкләренә йөри алалар.

Шул ук вакытта билгеле кагыйдәләр дә бар. Әйтик, театрлар, кинолар, цирк һәм концерт залларына тамашачыны 70 процентка гына тутырырга мөмкин. Рәсми спорт һәм мәдәни чаралар уза торган биналарга тамашачыларны 50 процентка, әмма 500 кешедән артмаган күләмдә тутыру хисабына җибәрергә тиешләр.

Шулай ук республикада төнлә ваклап сату кибетләренең эшен дә хәл иттеләр. Шул ук вакытта сәүдә залының 4 квад-рат метрына бер кеше исәбеннән сатып алучыларны кертеп була. Мунча һәм сауналар 23.00дән 06.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә ала.

Ачык мәйданчыклардагы массакү-ләм чараларда кеше саны 200дән

артмаска, биналарда – бер кешегә

4 квадрат метр булырга тиеш, ләкин бер үк вакытта 100 тамашачыдан арттырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса