Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә мэры җирле халыкны Яңа ел белән котлады

ХӨРМӘТЛЕ БӨГЕЛМӘ РАЙОНЫНДА ЯШӘҮЧЕЛӘР!

Якынлашып килүче яңа 2022 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

2021 ел үтеп бара. Тиздән елның төп төне килеп җитәчәк, аны без барыбыз да өйдә, туганнарыбыз, дусларыбыз, безгә кадерле

кешеләр белән үткәрергә тырышабыз. Ел илебез, республикабыз, Бөгелмәбез, барыбыз өчен дә җиңел булмады.

Кызганычка каршы, югалтулар һәм кайгылар да аз булмады. Әмма, тормыш тукталмады. Әһәмиятле һәм зур проектлар,

яңа җиңүләр булды. Алар Бөгелмә муниципаль районы тормышын яхшырак һәм уңайлырак итәргә ярдәм итәләр.

Төп могҗизалар – үзебезнең кулларда дип ышанам. Яңа елда барыгызга да ышаныч, хыял һәм мәхәббәт телим. Туган тумачаларыгызның игътибарын һәм кай гыртучанлыгын тоеп, бу бәһасез вакытның кадерен белеп, туган шәһәрегезне яратып яшәргә телим.

Яңа 2022 елда бар күңелсезлекләр онытылсын, чирләр узсын һәм тормыш тагында матур булып балкысын. Һәр гаиләдә тынычлык, мәхәббәт, үзара аңлашу хакимлек итсен! Үзегезне дә, үзегезгә кадерле кешеләрне дә саклагыз!

Сәламәт-бәхетле булыгыз! Бәхет-шатлык алып килсен барыгызга да Яңа 2022 ел!

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса