Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә кызлары булдырды!

15 - 17 июнь көннәрендә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә хатын-кызлар арасында велосипед ярышлары булып узды. Безнең районнан анда Бөгелмә шәһәренең 1 нче балалар-яшүсмерләр мәктәбе һәм Карабаш бистәсе командалары катнашты. Катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, вакытка индивидуаль, парлап, төркемләп узышуларда безнекеләр барлыгы 9 алтын, 7 көмеш һәм 5 бронза медаль яуладылар....

15 - 17 июнь көннәрендә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә хатын-кызлар арасында велосипед ярышлары булып узды. Безнең районнан анда Бөгелмә шәһәренең 1 нче балалар-яшүсмерләр мәктәбе һәм Карабаш бистәсе командалары катнашты.

Катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, вакытка индивидуаль, парлап, төркемләп узышуларда безнекеләр барлыгы 9 алтын, 7 көмеш һәм 5 бронза медаль яуладылар.

Татьяна Панина, Азалия Фәтхетдинова белән Альбина Губурова Татарстан Республикасы чемпионнары булдылар. Әдилә Шәвәлиева, Диана Шәрифуллина, Гөлнара Хәйруллина, Эвелина Фәттахова, Илина Мөхәммәтшина, Элина Солдатовалар призлы урыннар яуладылар. Моннан тыш тагын 5 кеше - Россия спорт мастерлыгына кандидатлык, 2 спортчы 1 нче разряд нормасын үтәделәр, дип хәбәр итә велоспорт буенча тренер Т. Панова.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса