Безнекеләрдә – көмеш
Тольяттиядә фулл-контакт һәм К-1 бүлегендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге һәм Чемпионаты үтте. Ярышларда 450дән артык спортчы катнашты. ТР җыелма командасы составында Е.А.Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә чыгыш ясады. Тимур Арсланов (2002 елгы) - көмешкә, Илнур Шәйхетдинов (2003 елгы) бронзага лаек булды. Тимур Арсланов һәм Рафаэль...
Тольяттиядә фулл-контакт һәм К-1 бүлегендә кикбоксинг буенча Идел буе федераль округы Беренчелеге һәм Чемпионаты үтте. Ярышларда 450дән артык спортчы катнашты. ТР җыелма командасы составында Е.А.Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә чыгыш ясады.
Тимур Арсланов (2002 елгы) - көмешкә, Илнур Шәйхетдинов (2003 елгы) бронзага лаек булды. Тимур Арсланов һәм Рафаэль Асылгәрәев Одинцово шәһәрендә үтәчәк Россия Беренчелегендә чыгыш ясаячак. Спортчыларны Рафик Дәүләтшин, Роман Фирсов тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа