Безнең сәламәтлек - безнең кулларда
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның атналык киңәшмәсендә коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясау мәсьәләсе – беренче номерлы тема.
"Бүген 43 бөгелмәле госпитальдә дәвалана. Бөгелмә муниципаль районы тарафыннан вакциналаштыру вакытында 50 меңнән артык доза вакцина алынды", - дип билгеләп үтә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов.
«Без үзебез халык өчен үрнәк булырга тиеш. Муниципалитет коллективына һәм ведомство карамагындагы бюджет оешмаларына - прививка ясамаган һәм медицина күрсәтмәләре булмаган барлык хезмәткәрләрне эштән азат итү йөкләмәсем бар. Хөкүмәт карары бар. Безнең аны бозарга хокукыбыз юк", - дип йөкләде район башлыгы Линар Закиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа