Бездә яңа бәйге: “Көзге төсләр балкышы”
Урамда - көз. Табигатьтәге төсләр балкышыннан күзләр камаша. Алтынга күмелгән каен, усак «кызлары», уттай янып, үзенә тартып торучы миләш, балан куаклары, төрле төсләр гаммасына төренгән имән, өрәңгеләр… - килешәсездер, быелгы көз аеруча матур. Әйдәгез, шушы матурлыкны иренмичә кадрларга алыйк та, иң матур рәсемне ачыклыйк әле.Шулай итеп, bugulma-tat.ru сайты яңа бәйге...
Урамда - көз. Табигатьтәге төсләр балкышыннан күзләр камаша. Алтынга күмелгән каен, усак «кызлары», уттай янып, үзенә тартып торучы миләш, балан куаклары, төрле төсләр гаммасына төренгән имән, өрәңгеләр… - килешәсездер, быелгы көз аеруча матур. Әйдәгез, шушы матурлыкны иренмичә кадрларга алыйк та, иң матур рәсемне ачыклыйк әле.Шулай итеп, bugulma-tat.ru сайты яңа бәйге игълан итә - "Көзге төсләр балкышы"
Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки ВКонтакте челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Көзге төсләр балкышы" дип җибәрүегез сорала.
Бәйге турында барлык мәгълүмат "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси битендә булачак.
Җиңүчеләр тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.
Иң үзенчәлекле дип табылган фото авторларын спонсоробыз "Эридан" мебель кибетеннән бик шәп бүләкләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа