Бердәм Россиянең алдан тавыш бирү башланды
Агымдагы елда алдан тавыш бирү беренче тапкыр катнаш модель буенча узачак-электрон һәм көндезге форматта тавыш бирергә мөмкин булачак.
1921 елның 19 сентябрендә илебезнең иң югары закон чыгару органына – сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак.
Бердәм Россия-2009 елдан башлап киң колачлы, ачык һәм демократик процедураны кулланучы, алдан тавыш бирү кебек һәм сайлаучылар фикере нигезендә депутатлыкка кандидатлар исемлеген формалаштыручы бердәнбер партия.
14 майда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге анда катнашырга теләүче затлардан беренчел тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итүне төгәлләде.
Партия исемлеге буенча игълан ителгән катнашучылар саны 76 кеше тәшкил итте. Моннан тыш, 10 кеше Бөгелмә муниципаль районына кергән Әлмәт бер мандатлы сайлау округы буенча да катнашырга теләк белдерде. Шулай итеп, сайлаучыларга 2 бюллетень биреләчәк.
Агымдагы елда алдан тавыш бирү беренче тапкыр катнаш модель буенча узачак-электрон һәм көндезге форматта тавыш бирергә мөмкин булачак.
Бүгенге көннән сайтта pg.er.ru «Бердәм Россия» партиясеннән сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар итеп алга таба тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү процедурасы башлана, ул 6 көн дәвам итәчәк.
Моннан тыш, Якшәмбе көнне, 30 майда 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, безнең шәһәр һәм район территориясендә 16 участок хисап комиссиясе сайлаучылар өчен үз ишекләрен ачачак.
Бөгелмә шәһәрендә хисап комиссияләре мәктәпләрдә эшләячәк№4, 5, 8, 11, 13, 16, 7 нче гимназия, 14 нче татар гимназиясе, «Юность» спорткомплексы һәм Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе бинасында урнашкан.
Бөгелмә районы территориясендә Каенлык, Зеленая Роща, Кече Бөгелмә, Наратлы, Тауасты һәм Карабаш торак пунктларында урнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа