Белгеч аңлатмасы: Сыйфатлы ризык – сәламәтлек нигезе
Сәламәтлеккә бәйле проблемаларның күпчелеге дөрес тукланмаудан килеп чыгуын без беләбез. Ә инде начар сыйфатлы продуктлар организмга тагын да зуррак зыян сала. Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте ТР идарәсе дәүләт инспекторы Фәридә НИЗАЕВА язгы ямьле көндә тәмле ризыклардан зарар күрмәс өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйли. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде. Яз...
Сәламәтлеккә бәйле проблемаларның күпчелеге дөрес тукланмаудан килеп чыгуын без беләбез. Ә инде начар сыйфатлы продуктлар организмга тагын да зуррак зыян сала. Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте ТР идарәсе дәүләт инспекторы Фәридә НИЗАЕВА язгы ямьле көндә тәмле ризыклардан зарар күрмәс өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйли.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Яз килүгә, җылы көннәр башлануга, һәр кеше саф һавага омтыла. Табигать кочагына чыгучылар шашлык кыздырып кинәнсә, шәһәр урамнарында йөрүчеләр кафеларда, тамак ялгап чыгу урыннарында гамбургер, хот-дог һәм башка шуның ишеләргә ябырыла. Әмма мондый ризыклар организм өчен эзсез узмый - ким дигәндә гастрит аза, ә кайвакытта эш хәтта агулануга барып җитә.
Әлбәттә, шалык-фәләннәр бик тәмле ризык инде ул. Тик менә аның сыйфаты турында без ни беләбез, нинди куркыныч янаганы турында уйлап торабызмы? Тәмле ризык ләззәт һәм файда гына бирсен өчен ниләр эшләргә?
Беренче чиратта, санкцияләнмәгән сәүдә нокталарындагы шашлыкларга кызыкмагыз. Андый урыннардагы сатучыларда товарның килеп чыгышы, сыйфаты, сату сроклары турында документлар да, санитария кенәгәсе дә булмый. Кагыйдә буларак, суыту камералары да юк, ә бит ит һәм ит ризыклары кебек тиз бозыла торган продуктларны саклау өчен аларның булуы, итне эшкәртү-бүлү урыннарының да махсус көйләнүе шарт булып тора. Еш кына андыйлар үз продукциясен арзанрак бәягә сата, монысы да сатып алучыны җәлеп итә. Тиешенчә шартларда сакланмаган ит продуктлары - чир тудыра торган микроблар өчен әйбәт җирлек ул. Шуңа да табигать кочагында ял итү дигән ниятнең гаять авыр нәтиҗәләр белән төгәлләнүе дә бар. Агулану көчле була калса, дәвалану өчен вакыт та күбрәк кирәк булачак. Арзанлыгына кызыгып, алданмагыз, дәваланырга туры килә калса, акчагыз күбрәк тә чыгар.
Рәсми сәүдә нокталарында алсагыз, андый итнең сыйфаты күпкә яхшырак, әлбәттә. Базарларда да ветеринария хезмәткәрләре эшли, ягъни анда сатыла торган ит яхшылап тикшерелә.
Шулай да ит сатып алганда игътибарлы булырга, кайбер нәрсәләрне белеп торырга кирәк. Иң башта, ит сатып алырга җыенган урында тирәлеккә күз салыгыз. Суыткычы да булмаган, чебен җыелып торган лотоклар янына, яисә машина багажнигыннан гына алып бирелә торган продуктлар тирәсенә якын да бармагыз. Андый урыннарда документларга күз салу зыян итмәс. Намуслы сатучы сезнең андый гозергә үртәлеп тормас, үз "дәрәҗәсен" төшермәс өчен, бик рәхәтләнеп, язуларын күрсәтер. Ә инде ул, төрле сәбәпләр табып, документларын күрсәтүдән баш тартса, яисә продуктының сыйфаты берәр төрле шик уятса, андый итне алмавыгыз хәерле. Итне базардан аласыз икән, анда базар таралыр алдыннан түгел, ә иртә белән баруыгыз яхшы булыр. Сатучынгың тышкы кыяфәтенә дә күз салыгыз. Шапшак кешенең товарының да чисталыгы бик шикле.
Ит һәм ит продуктларының сыйфаты, куркынычсызлыгы аның юлындагы һәр этапта тикшерелеп тора: дәүләт чиге аша узганнан башлап, ваклап сату ноктасына барып кергәнче. 2009 елның 1 маеннан гамәлгә кергән 294 нче федераль Закон нигезендә, юридик һәм хосусый эшмәкәрләрнең эшенә бу җәһәттән планлы тикшерүләр өч елга бер тапкырдан да ешрак үткәрелергә тиеш түгел. Шуңа күрә дә сатып алучы, кулланучы буларак, уяу һәм грамоталы булырга: ясалма продуктны яхшы сыйфатлысыннан аера белергә, маркировкаларны укырга өйрәнергә, продукциянең саклану срогына игътибарга итәргә тиеш. Сыйфатсыз товар эләккәндә, дәшми калырга ярамый. Сезнең гариза нигезендә андый сәүдә нокталарында планнан тыш тикшерү үткәрелә ала.
Сәламәтлек - үз кулыгызда. Ашаган һәм ашыйсы ризыкка игътибарлы булырга өйрәнегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа