Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балигъ булмаган бөгелмәле интим-хезмәтләргә заказ биргән һәм каракларга эләккән

Сөйләшүдән соң егет күрсәтелгән счетка ике мең сум акча күчерә һәм очрашуга китә.

Полиция дежур бүлегенә 17 яшьлек җирле кеше мөрәҗәгать иткән, ул мошенниклык корбаны булуын сөйләгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, егет интим хезмәтләр белән файдаланырга булган. Интернет челтәрендә тиешле белдерү табып, ул күрсәтелгән номер буенча шалтыратып, танышу турында килешкән.

Сөйләшүдән соң егет күрсәтелгән счетка ике мең сум акча күчерә һәм очрашуга китә. Ул күрсәтелгән адрес буенча килгәч, аңа 5 259 сум күләмендә страховка түләргә кирәклеге турында шалтыраталар. Кабат түләүләр турында күп санлы шалтыратулардан соң, егет аның белән мошенниклар сөйләшүен аңлый һәм хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.

Гомумән алганда, балигъ булмаган бөгелмәле аферистларга 12 мең сумнан артык акча күчергән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр Кодексының 159нчы маддәсе, 2нче өле-шендә каралган җинаять билгеләре буенча (гражданинга зур зыян китереп кылынган мошенниклык) җинаять эше кузгатылды. Статьяның санкцияләре биш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Хәзерге вакытта җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса