Бугульминская газета
  • Рус Тат
  • Балалар өчен пособиеләр артты

    Февральдән балалары булган гражданнарга түләнә торган пособияләр суммасы индексацияләнде, дип хәбәр итә Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте. 2017 елның 1 февраленнән индексацияләнгән пособияләр күләме: Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие - 613,14 сум. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие -...

    Февральдән балалары булган гражданнарга түләнә торган пособияләр суммасы индексацияләнде, дип хәбәр итә Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте.

    2017 елның 1 февраленнән индексацияләнгән пособияләр күләме:

    Йөклелекнең иртә срогында медицина оешмаларына исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие - 613,14 сум.

    Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие - 16350,33 сум.

    Беренче баланы караган өчен ай саен түләнә торган минималь пособие - 3065,69 сум, икенче, аннан соң туган балалар өчен айлык пособиенең минималь күләме - 6131,37 сум.

    Баланы караган өчен хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнә торган пособиенең максималь суммасы - 23120,66 сум.

    http://shahrikazan.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: