Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Балакай”

Казанның 8 нче балалар бакчасы - татар телендә тәрбия бирә һәм укыта торган учреждение. 27 гыйнвар көнне әлеге тәрбия бирү йорты тулы көчкә эшли башлады.

"Балакай" 120 балага исәпләнгән. Анда башкаланың Мәскәү районыннан гына түгел, ә башка районнардан да балалар йөри алачак. Сабыйларны бакчага әти-әниләрнең теләге белән электрон чират нигезендә кабул итәчәкләр. Анда тәрбияләнгән балалар якында гына урнашкан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенә укырга керә алачак. Шулай итеп, бу бакча һәм гимназия милли мәгариф үзәген тәшкил итәчәк.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса