5 айлык балага ярдәм итәргә килгән табибларны исерек ир белән бер хатын каршы алган. Үзен баланың апасы дип белдергән хатын, фельдшер аркасына пычак кадаган. Бу очрактан соң башка фельдшерлар подьездга чыгып, хәлне сменадагы өлкән табибка хәбәр иткән. Фаҗига урынына полиция хезмәткәрләре һәм ике бригада ашыгыч ярдәм машинасы чакыртылган.
Хәзерге вакытта фельдшер тормышына куркыныч янамый, ул хирургия бүлегендә ята. Ә балага инфекцион хастаханәдә ярдәм күрсәткәннәр.