Арта, тагын арта
Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр арттырыла. Яңа тарифлар чагылыш тапкан счет-фактуралар безгә август аенда киләчәк. Күпләр бу үзгәрешләрне зур борчылу белән көтә. Гомумән, торак-коммуналь хезмәтләренә бәяләр - һәркемне кызыксындыра һәм шул ук вакытта борчый торган тема. Халык бәяләр үсешен һәрчак бик авыр кабул итә. Бигрәк тә пенсиядәге әби-бабайлар...
Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр арттырыла. Яңа тарифлар чагылыш тапкан счет-фактуралар безгә август аенда киләчәк. Күпләр бу үзгәрешләрне зур борчылу белән көтә.
Гомумән, торак-коммуналь хезмәтләренә бәяләр - һәркемне кызыксындыра һәм шул ук вакытта борчый торган тема. Халык бәяләр үсешен һәрчак бик авыр кабул итә. Бигрәк тә пенсиядәге әби-бабайлар бу яңалыкларны авыр кичерә. Хәзер саннарга игътибарны күчерик. 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү якынча 4 процентка арта. салкын су - 2 процентка, өйләрне җылыту - 4 процентка, электр энергиясе 7 процентка үсә, дип хәбәр итә "Татарстан яшьләре" газетасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа