Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле балет һәм хор артистлары, солистлар җыюы турында хәбәр итте. Вакантлы урыннарга бәйге 16нан 25 гыйнварга кадәр үтәчәк, дип яза «Лента.ру».
Конкурста академик вокал яисә хореография белеме белән 18дән 45 яшькә кадәрге һәм әлеге өлкәдә тәҗрибәсе булганнар, шулай ук чыгарылыш курс укучылары катнаша ала. Тыңлаулар һәр көнне узачак.
Ансамбльне яңадан торгызу турындагы карарны Россия Оборона министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу узган елның декабрь ахырында кабул иткән.
Искәртеп үтик, 25 декабрь иртәсендә Ту-154 самолеты, Сочидан Сириягә очканда, Кара диңгез өстендә һәлакәткә юлыкты. Россия Оборона министрлыгы самолеты бортында 85 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасы, шул исәптән Александров исемендәге ансамбльнең 65 артисты иде. Бу хор коллективының барысы да диярлек, бары өч солист кына булмаган. Бортта шулай ук өч федераль каналдан: Беренче, НТВ һәм «Звезда» каналлары журналистлары һәм доктор Лиза исеме белән танылган Елизавета Глинка булган. Алар барысы да һәлак булды.