Алдагы көннәрдә Бөгелмәдә авыр атлетика буенча ярышлар үтәчәк
13 - 15 гыйнвар көннәрендә "Динамо" спорт комплексында ярышлар үтә. Чарада ТР шәһәр һәм районнарыннан 10 җыелма команда, 120 спортчы катнаша. 2000 елгы һәм яшьрәк кызлар-егетләр арасында ярышлар - авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге, Татарстан Республикасы укучылары арасында 2000 - 2002 елгыларның XI Спартакиадасы кысаларында (80 катнашучы, шуларның 17се...
13 - 15 гыйнвар көннәрендә "Динамо" спорт комплексында ярышлар үтә. Чарада ТР шәһәр һәм районнарыннан 10 җыелма команда, 120 спортчы катнаша.
2000 елгы һәм яшьрәк кызлар-егетләр арасында ярышлар - авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге, Татарстан Республикасы укучылары арасында 2000 - 2002 елгыларның XI Спартакиадасы кысаларында (80 катнашучы, шуларның 17се кызлар) уза.
1997 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм егетләр арасындагы авыр атлетика буенча ярышлар, шулай ук, Татарстан Республикасы беренчелеге (40 катнашучы, шуларның 8е кызлар) кысаларында үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа