Афәткә каршы – ил белән: Күршеләрдә узган чара турында
Яңа наркотиклар кем өчен чыгарыла? Кеше наркотиклар тозагына ничек килеп эләгә? Бу зәхмәтнең организмга зыян китерми торган дозасы буламы? Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәрендә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган чарага җыелган яшьләр, педагоглар әнә шундый һәм башка күп төрле сорауларга җавап эзләделәр. Моннан 29 ел элек БМО Генераль Ассамблеясы 26...
Яңа наркотиклар кем өчен чыгарыла? Кеше наркотиклар тозагына ничек килеп эләгә? Бу зәхмәтнең организмга зыян китерми торган дозасы буламы? Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт шәһәрендә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган чарага җыелган яшьләр, педагоглар әнә шундый һәм башка күп төрле сорауларга җавап эзләделәр.
Моннан 29 ел элек БМО Генераль Ассамблеясы 26 июньне наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне дип билгеләп үтәргә дигән карар чыгарды. Ул вакытта ук инде планетабызда әлеге афәткә бәйле проблема бөтен кискенлеге белән килеп баскан иде. Хәер, наркотикларның таралуына каршы көрәшнең инде йөз еллык тарихы барлыгын истә тотсак, моңа һич гаҗәпләнәсе түгел. Мисал өчен 1909 елда ук составына 13 ил (шул исәптә Россия дә булган) керә торган Шанхай әфьюн комиссиясендә катнашучылар Азия илләреннән әфьюнны кертү юлларын ябарга тырышканнар. Әмма, ни кызганыч, инде бер гасырдан артык вакыт узча да, хокук саклау органнары әлеге мәсьәләне хәл итүдән шактый ерак торалар, ә наркомания заманыбызның иң куркыныч күренешләреннән берсенә әверелде. Яңа уйлап табылган синтетик наркотиклар саны артканнан-арта тора, закон чыгаручылар исә аларны тыелган матдәләр исемлегенә кертеп тә өлгерә алмыйлар (Россия ФСКН җитәкчесе Виктор Иванов әйтүенә караганда, узган елның беренче ике аенда гына да синтетик, ягъни "дизайнер" наркотикларының 60тан артык яңа формуласы мәгълүм булган).
Бу афәттән үзеңне ничек сакларга? Акция волонтёрлары - "Аек Әлмәт" клубы әгъзалары, "Саулык" клубы социаль педагоглары, "Нур" психологик-педагогик үзәге, "Ышаныч телефоны" ашыгыч психологик ярдәм үзәге вәкилләре оештырган лекция-әңгәмә барышында боларның барысы турында да сөйләштеләр. Җәйге каникул чоры булса да, әлеге чарага шәһәребезнең 24 яшүсмерләр клубыннан бик күп санда укучылар, педагоглар җыелган иде.
Очрашу барышында "Наркотики. Секреты манипуляций" дигән фильм күрсәтелде. Аннары аның буенча бик каты бәхәсләр аша фикер алышулар үтте. Иң актив яшүсмерләргә "Общее дело" җәмәгать оешмасы төшергән "Уроки трезвости" дигән фильм язылган дисклар тапшырылды. Залдан чыгып баручыларга да буклетлар, психологик ярдәм үзәкләренең визит карточкалары тапшырылды.
Белешмә. Әлеге чара үтәсе көндә Әлмәт наркология диспансерында 686 наркоман исәптә тора иде. Тагын 464 кеше наркотикларны "татып, кулланып караган зат" буларак, күзәтү астына алынган. Болар - рәсми рәвештә билгеле булганнары. Ә наркотик кулланучыларның ничәү икәнен тәгаен генә әйтә алучы юктыр да, мөгаен...
Наталья ХАМАТОВА.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа