Хөрмәтле коллегалар, геология хезмәте ветераннары! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез - Геологлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Тирән теоретик белемнәрне, көндәлек киеренке хезмәтне, эшеңә фидакарьләрчә бирелгәнлекне һәм романтиканы үз эченә берләштергән бу үзенчәлекле һөнәр элек-электән зур хөрмәткә һәм мактауга лаек. Соңгы елларда исә әлеге дата, һөнәри бәйрәм кысалары белән генә...
Хөрмәтле коллегалар, геология хезмәте ветераннары! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез - Геологлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Тирән теоретик белемнәрне, көндәлек киеренке хезмәтне, эшеңә фидакарьләрчә бирелгәнлекне һәм романтиканы үз эченә берләштергән бу үзенчәлекле һөнәр элек-электән зур хөрмәткә һәм мактауга лаек. Соңгы елларда исә әлеге дата, һөнәри бәйрәм кысалары белән генә чикләнмичә, бөтен халык өчен әһәмиятле көнгә әверелде, чөнки хезмәтебез төбәгебезнең генә түгел, гомумән, илебезнең тотрыклы үсеше өчен дә нигез булып тора. Ә димәк, халкыбызның мул тормышта яшәве турыдан-туры безнең эш нәтиҗәсенә дә бәйле.
Җир асты байлыкларын эзләүдә тырышып эшләүче хезмәттәшләр һәм хөрмәтле ветераннар! Һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңа ачышлар телим!
Ринат ХАРИСОВ,
"ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директоры,
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты.