Бугульминская газета

Бугульминский район

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

14 майда алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-кабул итү узачак

Очрашу видеоконференцэлемтә режимында планлаштырылган.

14 майда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак. Алиментлар түләтүгә бәйле сорауларны башкарма производство яклары видеоконференцэлемтә режимында бирә алачак.

Кабул итүгә 8(843)514-92-21 телефоны буенча язылырга мөмкин. Кабул итүгә язылган гражданнар яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә килеп, турыдан-туры идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Исегезгә төшерәбез, алиментларны түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнарның беренче онлайн-кабул итүе 2 апрельдә узды. Яңа формат бик күп гариза бирүчеләрне җәлеп итте. Видеоконференцэлемтә режимында 30дан артык татарстанлы кабул ителде. Тагын берничә кеше телефон аша консультацияләр алды, алар арасында башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә бар иде. Элегрәк Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева хәбәр иткәнчә, чараның үзенчәлеге шунда ки, кабул итүдә башкарма производстволар буенча күрсәтмәләр ала торган структур бүлекчәләр башлыклары катнаша.

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Все важные новости района читайте в нашем Telegram-канале «Интересная Бугульма»

 

2VtzquirgLe

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2VtzqxQJDx7