Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Оныгым - сары былбылым Әле кайчан гына мамык мендәргә бастырып: "Хуш киләсең, балам! Улыма - игелекле хатын, миңа йомшак телле килен бул!" - дип, бал-майлар каптырып, бусагамнан керттем сине,...

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Оныгым - сары былбылым

Әле кайчан гына мамык мендәргә бастырып: "Хуш киләсең, балам! Улыма - игелекле хатын, миңа йомшак телле килен бул!" - дип, бал-майлар каптырып, бусагамнан керттем сине, киленкәем. Баксаң, ул көннән соң инде дүрт ел гомер узган икән. Матур яшәгән көннәребез дә күп булды, Ходайга шөкер. Син - үзеңә, мин үземә әрнеп, елаштырган мизгелләребез дә юк түгел, яшермим. Кем гаепле дип, гаеплене эзләмим. Чөнки бер үк җимеш орлыгын ике бакчада үстерсәң, алар да төрле-төрле булып үсәләр: берсе тәмле, йомшак булып, икенчесе әчкел-темрәк, я зуррак булып... Улым белән сез дә бит төрле бакча җимешләре.

Шөкер, ел тулып узгач, тач улыма охшаган, дүрт саны төгәл ир бала дөньяга китердең. Татар баласына мөселман исеме кушыгыз дигәч, бөтен таныш-белешне шаккатырып Тимерхан дип исем бирдегез. Анысына да сөендем. Беренче оныкның тансыклыгын, тәмлелеген, кадерлелеген белсәгез! Ул бәхетне үзе татымаган кешегә әйтеп, аңлатып бетерү мөмкин түгел. Сабыйның муеныңа сарылып, итәгеңне җылы итеп юешләтүләрен-нән дә татлы мизгел юктыр! Әбекәй-бабакай дип юхаланып, кесәңдәге күч-тәнәчләрне актарганда, акчаң гына түгел, җаның үзе жәл түгел инде менә...

Аяз көнне яшен сукты... Язның иң матур кояшлы бер көнендә киленем оныгымны алып китеп барды. Дөньяның кызыгы бетте, кояш сүнде... Ике атнадан соң үпкә-әрнүләремне, җанымның үрсәләнүләрен тыеп, ерактан гына булса да бер күрим әле дип, оныгым йөргән балалар бакчасына юл тоттым... Әнә, әнә бит ул минем гөнаһсыз сары былбылым. Бүтән балалар кебек уйнамый, көлми. Агач төбенә басып, башын иеп уйга талган. Нәрсә уйлыйсың, нарасыем? Хәсрәтле олы кешеләр кебек күз төпләрең каралып киткән, йөзләрең дә саргаеп киткәнме әллә, сабыем? Әй, Аллам, маңгаеңны да тырнаганнармы әллә?

- Улым, бәбекәчем! - Бакча капкасыннан абына-сөртенә килеп кергә-немне сизми дә калдым. Оныгым да башын күтәреп, бер мизгел миңа карап торды да: "Әбекәем!" - дип, муеныма килеп сарылды. - Әбекәем! Әбика! Кая минем әтием? Син беләсеңдер, әтием кайда, әтием кайда минем?"

Җанымның шул чагында өзгәләнүләре! Мондый ачы минутлар иң үзәк өзгеч киноларда гына буладыр: әби белән онык бер-беребезгә сарылып, өзгәләнеп елыйбыз. Менә тәрбияче дә безнең үксегән тавышка килеп җитте.

- Тимерхан, что случилось? Это кто? Почему ты плачешь?

- Это моя әбика, әбика моя! Мы пойдем искать папу! - дип, ике куллап муеныма чытырдап ябышты. Дөньядагы бер көч тә аны миннән аерып алырлык түгел иде...

Кичен, олы башымны кече итеп, улым янына киттем: "Балакаем, Ходай хакы өчен, анаң хакы өчен, бала хакы өчен кичер киленне. Тезләнеп, ялварып үтенәм, ятим итмәгез баланы! Бәхете-гез булмас икегезнең дә, оныгымның күз яшьләре тотар үзегезне", - дип такмаклый-такмаклый еладым.

Ә икенче көнне оныгым дөньяда иң бәхетле малай иде, чөнки бакчага ул әтисе белән килде.

- Әтием! Кичкә кадәр! Мине алырга әнием белән икәү килегез, яме!..

Флюра ШӘРИПОВА.

/Дәвамы бар/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса