Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Ялгыз бүре анасы (Нәсер) Вакыт кичке 6 җитте. Ә мин, юк эшне бар итеп, инде укылып чыккан гәҗит-журналларны караштырган булам. Хезмәттәшем Гөлгенә дә: "...Кайтмыйсыңмыни, мин киттем!" - дип, хушлашып...

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Ялгыз бүре анасы

(Нәсер)

Вакыт кичке 6 җитте. Ә мин, юк эшне бар итеп, инде укылып чыккан гәҗит-журналларны караштырган булам. Хезмәттәшем Гөлгенә дә: "...Кайтмыйсыңмыни, мин киттем!" - дип, хушлашып кайтып китте, ә мин һаман утырам да утырам. Күздән, мөлдер-мөлдер килеп, тук-таусыз яшь ага. Һич туктатып булмый. Күңелне нидер ашый, кимерә. Ниндидер коточкыч бушлык хисе, ялгызлык халәте әсирлеккә алды. Сәбәбе - "Мәдәни җомга" гәҗитен караштырып утырганда игътибарым төшкән Әхәт Мушинский дигән язучы-рәссамның "Ялгызлык" дип аталган рәсеме. Рәсемдә - гомере инде узган чал карт бүре, дөньядан гаҗиз булып, якты бер моңга күмелеп, күз карашын ерак-ка-еракка текәгән. Ниндидер бер тоемлау белән үземне дә нәкъ шул "карт бүре" халәтендә сиздем. Аның йөрәк өзгеч моңсу күз карашы инде күптән чайпалырга торган күңел күлем-не ерып, агызып җибәрде...

И ак бүре, ак бүре! Сиңа да минем йө-рәгемнең кырыгынчы тартмасына яшереп бикләп куйган моңсу ялгызлык хисе танышмыни соң? Синең дә газиз балаларың инде үз ояларын корып, әллә нигә бер генә сәлам биреп китәләрме? Син дә, озын төннәр буе йок-лый алмыйча, сызлаган әгъзаларыңны сыйпап ятасыңмы? Син дә, өзгәләнеп, гаҗизләнеп, узган гомереңнең гүзәл мизгелләрен сагынасыңмы? Нихәл итмәк кирәк, ак бүре! Ходай Тәгалә язган законнарга тугры булып яшәдек, Аллага шөкер. Гомер йомгагы сүтелеп, ахырына якынлаша, нишләмәк кирәк?! Бер нәрсә дә мәңгелек түгел бу дөньяда.

Тик нигә соң өйгә кайтасы килми икән? Оямда җылы калмады шул, элекке кебек наз-лы караш белән көтүче юк. Ә күңелгә һаман җылы караш, тәмле сүз кирәк... Туймаса да туймас икән адәм баласы! Ә нигә адәм баласы гына? Бәхет, шатлыкка нәүмиз бит хәтта бүре анасы...

Флюра ШӘРИПОВА.

/Дәвамы бар/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса