Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Акбүренең газиз баласы мин... Гомерләрем читтә үтсә дә, Тормыш юлларымның алтын көзе Чәчләремә чаллар сипсә дә, Һаман сиңа тарта минем күңел. Газиз төягемә, туган якка Тарта, ахры, нигез ташлары.....

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Акбүренең газиз баласы мин...

Гомерләрем читтә үтсә дә,

Тормыш юлларымның алтын көзе

Чәчләремә чаллар сипсә дә,

Һаман сиңа тарта минем күңел.

Газиз төягемә, туган якка

Тарта, ахры, нигез ташлары..

Монда яши һаман, бу туфракта

Гомер юлларымның башлары.

Бала чагым.

Алтын бала чагым...

Күңелемә алтын хәреф белән язылган.

Хатирәләр белән яшим һаман,

Яшәү көчем - тормыш язымнан.

Әйтерсең лә, әле кичә генә,

Күкрәгемә кысып букчамны,

Мин мәктәпкә килдем,

Классына Укытучы Фатыйма апамның...

Акбүренең йөзек кашы иде,

Сабыр, тырыш Галимә апабыз.

Онытмыйбыз,

Һәрбер укучың да

Рәхмәт әйтеп, искә алабыз.

Гади генә сигезьеллык мәктәп

Кеше итте һәрбер баласын.

Кайсыбызны читкә очырды ул,

Сайлап алды алып каласын.

Белем эстәргә дип чыгып киттем,

Аттестатым тотып кулыма,

Хәер-дога укып калды әнкәй,

Уңыш теләп барыр юлыма.

Акбүренең авыл мәктәбендә

Алган белем булды егәрле:

Училище, ике институт

Бетерергә булды җитәрлек.

Кайда яшәсәк тә, кем булсак та,

Хур булмадык, шөкер Ходайга!

Акбүренең данын, тап төшерми,

Тараттык без әллә кайларга.

Рәхмәт сиңа, изге туган туфрак,

Син яраттың безне ашлы итеп!

Рәхмәт сиңа, изге туган җирем,

Син яраттың безне эшле итеп!

Рәхмәт сиңа, изге туган халкым,

Тормыш күкләренә очар канат бирдең!

Халкым данын күтәрергә диеп,

Каләм бирдең, талант бирдең!

Ак җилкән

Сиңа - мине, мине сиңа диеп,

Гомерлеккә Раббым пар иткән.

Тормыш юлыбызда юлдаш булды

Ходай насыйп иткән Ак җилкән.

Шөкрана кылам, нәсел җебе

Өзелмәде безгә килеп җиткәч.

Ул-кызлар үстереп, мәш килдек без,

Әби-бабай булдык, гомер үткәч.

Раббым, риза һәр бирмеш көнеңә,

Әлхәмдүлилләһи галәмин.

Тугры булдык дингә һәм югары тоттык

Мөселманлыгыбыз әләмен.

Әйдә, Ак җилкәнем! Йөз әле, йөз!

Кемнәр туйган якты бу дөньядан.

Сөенепләр яшик, намаз саен

Ярлыкаулар сорап бер Ходайдан.

Сагынулар

Сагынулар була икән төрле:

Сагынасың яшьли сөйгән ярны.

Кышын сагынасың җәй җитүен,

Ә җәй җиткәч - ап-ак карны.

Яшьли туган җирдән чыгып киткәч

Сагынасың хәтта турда үскән талны.

Өзелеп сагындыра клуб "вичыр"лары,

Биегәннәр, онытып ялны.

Олыгайгач, сагындыра яшьлек,

Гыйшык-мыйшык...

Хаталары белән.

Килен төшкәч, коймак пешерүләр,

Иң беренче төерләре белән...

Сагындыра улың килен алып кайтып,

Онык бүләк иткән мизгелләре.

Өтеп ала күңел киштәләрен

Киленеңнең зәмһәрир телләре...

Сагындыра "Әби-бабай", - диеп

Ачылуы теле сабыйларның.

Азан әйтеп исем куштырулар,

Вәгазьләре өлкән агайларның.

Узган гомер - гомермени соң ул,

Күңелеңдә сагыш тулмаса?

Сагыну авыр... Ләкин кыенрак

Сагыну, хатирәләр булмаса...

Күз генә тимәсен...

Давыллап-давыллап көз килә,

Әйтерсең, табигать исергән.

Лепердәп коела яфраклар -

Каенның күлмәге искергән...

Буранлап-буранлап кыш килә,

Әйтерсең, соңарган туена.

Киң кырлар, урманнар ак кышның

Саф, энҗе карында коена.

Елмаеп, яшәреп яз килә...

Челтери язгы кар сулары.

Табигать - нарасый баладай,

Хәтфәдәй чал урман буйлары.

Ә аннан җиләкле җәй килә,

Хуш исле, яңгырлы, гөмбәле,

Печәнле, эскертле, башаклы,

Никадәр хозурлык - күр әле!

Бу - минем Ватаным, күз нурым,

Җан җылым, горурлык чишмәсе!

Көзенә, кышына, язына, җәенә

Мин гашыйк! Күз генә тимәсен!

Сагыш

...Ә шулай да

Һаман сине сагынам.

Яшьлегемнең яшьле күзләрен.

Сине өзелеп сөюемне сагынам…

Тагын каләм алдым. Түзмәдем…

Ел арты ел өсте-өстенә һаман

Өеләләр, сине каплыйлар.

Күз алдымда - гел син.

Колагымда - тавышың…

Хатирәләр сине саклыйлар.

Язмыш, язмыш…

Аерып шулай безне

Газаплыйсың гомер буена.

Онытырга вакыт. Калдыр мине.

Кайтма, зинһар, кабат уема!

Ә шулай да

Һаман сине сагынам…

Сагынып яшәр кешем син генә.

Синең моңсу күзләреңне сагынам…

Сине шулай сөям - мин генә!

Флюра ШӘРИПОВА.

/Дәвамы бар/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса