Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Шикәр кыйссасы Балачак... Кеше гомеренең иң гүзәл, иң садә мизгелләре... Шул алтын балачакта калган һәр хатирә җанга якын һәм искиткеч кадерле. Узган гомеремнең "Алтын балачак" мизгелләрен искә еш төшерәм....

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Шикәр кыйссасы

Балачак... Кеше гомеренең иң гүзәл, иң садә мизгелләре... Шул алтын балачакта калган һәр хатирә җанга якын һәм искиткеч кадерле.

Узган гомеремнең "Алтын балачак" мизгелләрен искә еш төшерәм. Шулар арасында "Шикәр" кыйссасы елатып та, көлдереп тә куя. Без гади авыл мөгаллимәсе балалары - алты җан. Әти белән әни, әтинең кияүгә чыкмаган сеңлесе Мәү-лия апа, әнинең дөм сукыр әнисе Тайбә әбекәй бер түбә астында яшибез. Кышларын зәмһәрир суыкларда өйдә кунган сарык, кәҗә бәтиләрен дә санасаң, күпкә җыела идек. Идәнгә сырма җәелә, баш очында - кер күтәрә торган чәчәкле тышлы мендәр, өстә - сырган юрган. Таң алларында әни мич ягып җибәргәч, бермәл тәнгә рәхәт булып, ниндидер җылылык иңә башлый. Бу ни җан рәхәте дип күзләреңне ачып җибәрсәң, мур кыргыры кәҗә бәтие рәхәтләнеп, бер тәпиен күтәреп, синең башыңа үзенең җылы сыекчасын бушатып торган чак була... Күрәсең, кәҗә-сарык бәтиләренең сугару нәтиҗәседер, чәчләрем кечкенәдән куе булып, кеше ышанмаслык мул булып үстеләр.

Шикәр дигәннән... Без бала чакта шикәрне хәзерге кебек вак итеп түгел, ә зур-зур кисәкләп сата иделәр кибеттә. Әнкәй шикәрне бер алганда күп итеп ала да, янчыкка тутырып, сандыкка салып куя. Чәй янына утыргач, әтигә бер зур кисәк шикәр һәм чырагач пычагы тоттыра. Ә әти - авылның танылган сунарчысы, шикәр кисәген шундый төгәллек белән ун кисәккә бүлә дә һәркайсыбыз алдына тезеп чыга: ник кенә берәрсе зуррак, я кечерәк булсын. Ул шикәрнең тәмлелеккәйләре. Авызда тиз генә эреми дә әле ул. Алдыңдагы чәеңне шикәрле авызың белән чөме-рәсең дә, өстәл артыннан чыгып, шикәрне янә авыздан алып, энекәшләр белән бер-беребезгә мактаныша-макта-ныша ялыйбыз: кемнеке озаккарак җитә янәсе!

Миңа җиде яшьләр булгандыр. Җәй көне иде булса кирәк. Өйдә берәү дә юк. Шикәр хуҗасы сандык янында бөтереләм, үтереп әлеге татлы ташны суырасы килә. Ә сандыкны ачып булмый, аның өстенә сырмалар, биш-алты юрган һәм сукыр әбиемнең түшәге өеп куелган. Ничек, ничек бер кисәк шикәрне эләктерергә соң? Һич кенә дә ачып булмый сандык капкачын, минем көч җитәрлек түгел. Уйлый торгач, хәйләсен таптым бит: әтинең шикәр ваклый торган пычагын тырышып-тырмашып тыктым бит сандык капкачы ярыгына. Ярый, ху-у-уш! Тагын нишләргә? Ә-хә-ә... мич алдында утын пүләне ята. Шуны тыгып карыйк әле Аллага тапшырып. Тырыша торгач, анысын да булдырдым бит. Инде нәни кулны шул ярыкка тыгып, теге рәхмәт төшкере янчыкны эзлим. Тә-ә-әк, бусы әнинең кешелеккә кия торган ширстәнуй кара күлмәге, бусы-бусы әтинең патранташы (пат-ронташ), бусы әзинең яңы качтуны, бусымыни? Менә шикәр салган янчек аузы! Үземнең йөрәгем дөп-дөп тибә, куллар калтырый, үзем мыш-мыш киләм. Эләктердем бит зур гына пукилны (мишәрчә кисәк дигән сүз). Шикәр кисәген тиз генә ыштан балагына тыктым, пычак белән утын пүләнен үз урыннарына ташладым да, әллүр югары очка, әтинең сеңлесе Зәүҗан апаларга! Шул кадәр кыенлык белән кулга төшергән трофей шикәрне беркемгә күрсәтмичә, мактанмыйча гына ашарга дурак ди сиңа!

Зәүҗан апаларда балалар - җидәү! (Соңрак тугызау булдылар). Килеп керә-керешкә, ыштан балагындагы шикәр кисәген тартып чыга-рып, мактаныш китте: "...Әллә-
ли, әллә-ли, мыни нинди шикәр! Әти бирде канәтләр, Искаулдан Бикнады бабай апкилде!" (Урыс Волчиеннан әтием яны-на бик еш кесәсенә чүлти тыгып кунакка килүче сакаллы Иван бабайга әнием "Бик надо" дип кушамат биргән иде).

Зәүҗан апаларның өстә-леннән бал төшмәсә дә (Миң-невәли җизнәй атаклы умар-
тачы иде, урыны оҗмахта булсын), алар өстәлендә шикәр сирәк кунак иде. Мине уратып алып, шикәремнән күз алмыйча, җидесе дә: "Бер генә ялат әле", - дигән сүзләр белән ялынырга тотындылар. "Юк, Гөл-нурга гына ялатам! Бүтән берегезгә дә бирмим!" Бу мактану өелешеп сугышып, күз яшьләре, кычкырыш белән дәвам итте. Ярый әле Зәүҗан апа ындырдан тавышны ишетеп кереп, әлеге "инцидент"ны үзенчә хәл итте: шикәр кисәген бөтенебезгә дә бүлеп бирде. "Үзең генә шикәр ашыйсың келәгәч, йөрмә минем балаларымны кожгытып", - дип, мине дә битәрләп алды.

Шыла-а-а-й канәть. Шикәрне ялап, суырып бетердек. Кич етте. Кетү катьты. Минем карендәшләр йокларга кереп ятты. "Бар кать инде, караңгы да төште, анаң югалткандыр үзеңне", - дип, Зәүҗан апа мине капкадан озатты. Үзем кайтам, эчкә пошаман керде бит: "И Алла, әни белсә шикәр ор-лаганны..." Күрше Тайфә әбиләр турына хәтле кайттым да өйгә керергә куркам. Менә өши дә башладым. Яланаяк. Өстә юка күлмәк кенә. Инде куркыныч итеп этләр өрә, ай болытлар арасыннан миңа шундый усал итеп карый, янәсе миңа: "Әһә, әшәке кыз, урлаштыңмы? Менә шулай була ул!" - ди. Мин үксеп-үксеп елыйм. Бакча рәшәткәсенә сыенам, ялан тәнемне усал кычыткан әче итеп чага. Менә безнең капка шыгырдап ачылды, әни капкадан чыгып, бераз гына тын торды да, үзенең җанны иркәли торган йомшак тавышы белән: "Кызым, кайт инде, караңгы төште бит, йок-ларга вакыт", - диде. Шуны гына көткән кебек, мин тагын да катырак итеп үксеп-үксеп елый башладым. Ә үзем әни янына бик теләсәм дә, бара алмыйм, чөнки "зур гөнаһым нәни аяк-ларымны йөз потлы гер белән җиргә беркетеп куйган иде". Менә әни минем яныма килде, өшеп беткән салкын гәүдәмне үзенең җылы кочагына алды да: "Кызым, ник елыйсың?" - диде. Мин әниемнең муеныннан кочаклап, тагын да сулыгып-сулыгып елый башладым һәм яшь аралаш, көчкә-көчкә генә: "Әни-и-и-и, мин, мин бүтән шикәр орламый-й-й-йм", - дия алдым. Әнием орышмады, ачуланмады да мине. "Менә, кызым, начар эш эшләгәнеңне үзең дә аңлагансың икән, башка алай итмә", - генә диде.

Авыл мөгәллимәсе, газиз әнкәем, рәхмәт сиңа, башка андый ялгышларны кабатламадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса