Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Китәм синнән... Хуш, бәхил бул, бәгърем, Ал-гөлләрең башка кирәкми. Безнең кебек шашып-сөелешеп Аерылган әллә сирәкме? Юк, кирәкми, калдыр вәгъдәләрең. Алар инде мине җылытмый. Калам ялгыз. Зинһар, бәхилли күр, Күз...

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Китәм синнән...

Хуш, бәхил бул, бәгърем,

Ал-гөлләрең башка кирәкми.

Безнең кебек шашып-сөелешеп

Аерылган әллә сирәкме?

Юк, кирәкми, калдыр вәгъдәләрең.

Алар инде мине җылытмый.

Калам ялгыз. Зинһар, бәхилли күр,

Күз яшьләрең түкми, елатмый...

Рәнҗи күрмә, минем тәүге адым

Бары сине якын күргәннән.

Мәхәббәт бит - даладагы учак,

Ә ул сүнде инде күптәннән.

Кунак кына бит без...

Гомер уза тора… Менә инде

Чал да керде моңлы башыма.

Инде уйлыйм: "Киткәч бу дөньядан,

Ни язарлар кабер ташыма?"

Керфек какмый уйлап ятам кайчак,

Ай-һай, озы-ы-ын икән йокысыз төннәр.

Атна кичләрендә, җомга намазында

Дога кылып, искә алыр кемнәр?

Хәсрәтем күп. Әгәр бер көн килеп,

Соңгы сулыш чыкса газиз тәннән,

Иткән игелегем, намаз, кылган догам

Ирештеме, Раббым, сиңа миннән?

Һәр көн туган саен уйландыра:

"Соңгы көнем кайчан булыр, кайда?

Мин бәндәңне каршы алырга дип,

Фәрештәләр булыр микән пәйда?"

Караңгымы икән? Куркынычмы?

Салкын микән анда? Түзәрлекме?

Нөнкир белән Мөнкир пәйда булган мизгел

Йөрәкләр ярып, үзәк өзәрлекме?

Гамәл дәфтәремнең битләрендә

Күпме икән, Раббым, гөнаһларым?

Дөньялыкта гомер кичергәндә

Онытабыз шул кайчак Аллаһ барын.

Онытабыз кунак кына булып

Бу дөньяга әзгә килгәнне без.

Нәрсә чәчсәк фани бу дөньяда,

Шундый булыр үлгәч кадеребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса