Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Моңсар

Уйлана белгәннәргә – җан азыгы

Хөрмәтле укучыларыбыз, без сезне якташларыбыз иҗаты белән якыннан таныштыруны дәвам итәбез. "Әдәби бит" сәхифәсенең чираттагы кунагы - газетабызның актив җәмәгатьчелек хәбәрчесе, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Әнәс Назыймов.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Әнәс Мөхәммәтвафый улы Назыймов 1930 елларда Азнакай районы Мәлбагыш авылыннан, кулак тамгасы тагылып, Пермь өлкәсенә сөргенгә сөрелгән гаиләдә 1935 елның 3 июнендә дөньяга килә.
1947 елда репрессияләнгәннәрне азат итеп, кем кая тели, шунда кайтырга рөхсәт бирелгәч, гаиләләре белән Бөгелмәгә кайтып төпләнәләр. Әнәс җидееллык мәктәпне тәмамлап, Бөгелмә тимер юл депосына эшкә урнаша. 1954 - 1957 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Гомер буе төрле оешмаларда шофер булып эшли.
Төбәгебездә каләм остасы буларак танылган Әнәс ага язу шөгыленә лаеклы ялга чыккач кына керешә. Язганнары, нигездә, "Бөгелмә авазы" газетасында чыгып бара, республика матбугатында да басыла. 2008 елда Бөгелмәдә нәшер ителгән "Моңсарымда - моңнарым" җыентыгында 15 иҗат җимеше урын алган. 2010 елда исә Әнәс ага Назыймовның "Гомерем җимешләре" дигән үз җыентыгы дөнья күрде. Китабы дәвернең көнүзәк темаларына багышланган публицистик язмаларын да, әдәби иҗат җимешләрен дә сыйдырган: җыентыкта (китапханәдән алып укый аласыз) авторның милләт язмышын кайгыртып язган мәкаләләре дә, сәхнә әсәрләре дә, зирәк мәсәлләре дә, шигырьләре дә тәкъдим ителә.
2013 елда Казанда "Рухият" нәшриятында басылып чыккан "Илһам чишмәләре" җыентыгында да аның иҗат үрнәкләренә урын бирелгән.
Төрле жанрда иҗат итсә дә, аңа укучылар арасында аеруча танылу китергәне - мәсәлләре. Бөгелмә укучысы аны, беренче чиратта, нәкъ менә мәсәлче буларак таный. Әлмәт язучылар оешмасы әһелләре дә аның шушы иҗатына югары бәя бирделәр.
Әнәс ага Назыймов - Бөгелмәбездә актив тормыш белән яшәүче күркәм шәхес, милләтпәрвәр җан. Ул татар җәмәгатьчелеге җыеннарында еш катнаша, милли мәсьәләләрдә төпле үз фикере бар, газетабызның иң актив җәмәгать хәбәрчеләреннән берсе, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы. Татар мәдәният үзәгенең халык театрының "Инсаният" төркеме әзерләгән "Әбиләргә ни җитми?" спектаклендә баш геройларның берсен уйнап та сокландырды. Каләм әһеле буларак та яңа планнар, матур хыяллар белән яши әле ул. Афәрин, Әнәс ага! Сау-сәламәт булыгыз, иҗат чишмәгез саекмасын!
Укучыларыбызга "Әдәби бит" сәхифәсендә аның төрле жанрда язган әсәрләрен: шигырьләрен, хикәяләрен һәм, әлбәттә, мәсәлләрен тәкъдим итәрбез, ә публицистик язмалары исә газетабызда төрле рубрикаларда басылып тора. Аксакалның хак сүзе, зирәк фикере - уйлана белгән һәр кешегә файдалы киңәш, җан азыгы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса