Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Шигырьләрен – саф хисләрдән

Рәмзия Галимова исеме "Бөгелмә авазы" битләрендә чагыштырмача күптән түгел, нибары 2-3 ел элек кенә күренә башлады. Әмма аның шигырьләре тиз арада укучыны җәлеп итте, шагыйрәнең лирикасын үз итүчеләр саны аның иҗат җимешләре газетада басылып чыккан саен арта барды.

Сәхифәне
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
әзерләде.

1942 елның 18 гыйнварында Татарстанның Яңа Чишмә районы, Акбүре авылында ил-көн арасында абруйлы кешеләр: башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәрзия Мөхәммәди кызы белән оста аучы - мәргән Әхмәтвәли Сафиулла улы гаиләсендә җиде баланың беренчесе булып дөньяга килә ул. 12 километр араны җәяү йөреп, күрше Аксубай районының Иске Ибрай авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә һәм, китапханәче һөнәрен үз­ләштереп, гомер буе Әлмәттә, шушы эшенә тугры калып, балаларга, олы кешеләргә шатлык өләшүче булып эшли, матурлык серләренә төшенергә, яңа дөнья ачарга, гыйлем эстәргә ярдәм итеп яши.

Менә биш ел инде Рәмзия ханым - Бөгелмәдә. Татар мәдә­ният үзәгендә "Мирас" төркеменең актив әгъзасы, халык театрының тамашачы яраткан артисты да, иҗаты, саф хисләрдән үрелгән шигырьләре белән күпләрне әсир иткән шагыйрә дә.

Профессиональ ша­гый­рә булмаса да, авторның тумыштан сә­ләтле шагыйрә икәне шигырьләрендә аермачык ярылып ята. Гади кешенең күзе кү­негеп беткән, хәтта аны күрми үтеп китә торган һәр нәрсәне күңел күзе белән күреп, матурлыгын тоеп, үзе генә хисләр дулкынында тибрәнеп калмый, башкаларга - укучыларга да шул гүзәллекне, яшәү ямен аңларга, тирә-юньгә илаһи илһам күзлегеннән карарга, тормыш кагыйдәләренә гади, шул ук вакытта фәлсәфи күзлектән бәя бирергә булыша, нечкә хисләре, җылы лирикасы күңелләрне сафландырып җибәрә. Туган җирен, әнкәсен, яшьлектә сөйгән ярын ярату, сагыну хисләрен сабыйларча самимилек, тәүге тапкыр мәхәббәт хисен татыган гашыйк­ларга гына хас җете төсләр һәм кайнар хисләр рәвешендә бүгенгәчә саклый алган, 70 яшькә җиткәндә дә күңел моңын укучыга саф килеш ирештерә белүче бу шагыйрәнең иҗатына сокланмый мөмкин түгел. Аның шигырьләрен уку рәхәт, алар җанны җылыта, күңелгә ләззәт бирә.

Татар моңы

Кайдан түгелә бу татар моңы?
Бәгырьләрне ала чеметеп.
Йөрәкләрне әрнеп сыкрата да,
Күңелләрне куя җилкетеп.

Күңелләргә шундый якын бу моң!
Йөрәкләрне итә тәэсирле.
Бар дөньясы, һәрбер җан иясе
Бер бөтене кебек бу җирнең.

Кайгы, хәсрәт, борчу, йөрәк хисе,
Эчке сагыш катнаш моңсулык.
Бар табигать, һәрбер җан иясе
Шул моңнарны тыңлый ымсынып.

Чишмәләр дә акмый - моңны тыңлый,
Урман-кырлар - бар да тын калган.
Татар күңеле тоташ моңнан тора,
Аермачы моңнан, я Аллам!

Гомер юлым...

Сабыр савытлары алтын диләр,
Түзем савытлары көмешме?
Сабырларга тормыш бәхет бирә,
Сабырсызлык минем өлешме?

"Өлешемә тигән көмешем", - дип,
Хаксызлыкка сабыр итмәдем.
"Әйләнечтән юл яхшырак", - диләр,
Ә мин әйләнечтән китмәдем.

Ялагайлык миңа чит-ят булды,
Тәлинкәләр тотып бакмадым.
Җайлы тормыш эзләп талпынмадым,
Үзем салган юлдан атладым.

"Дөнья малы - дуңгыз каны", - диләр,
Хәрам малга кулым сузмадым.
Ходай биргәненә шөкер иттем,
Тыелганнан ары узмадым.

Рәхәт тормыш вәгъдә итсәләр дә,
Җиңел юллар эзләп китмәдем.
Язмыш миңа ни йөкләгән булса,
Барысын да төгәл үтәдем.

"Туры барсаң, баш бәрелә", - диләр,
Бәрелгән күп булды, түздем мин.
Җилләр-давылларга баш имичә,
Гомер юлым горур уздым мин.

Күңел көзгесе

Шигырьләрем - күңелем көзгесе,
Саф хисләрнең чагылу билгесе.
Кузгалсалар хисләр ташкыны,
Шигырь яза башлыйм ашкынып.

Зәңгәр дулкын булып ак кәгазьгә
Күңелемнән түгелә сүзләрем.
Йөрәгемнән ялкын булып сибелә,
Шигыремә күчә хисләрем.

Һичкем аңламаса үземне,
Шигыремә ачам серемне -
Якын дустым итеп сөйләшәм,
Кешеләргә шатлык өләшәм.

Бүләк итәм ал таң атуын,
Яшәү өчен өмет артуын.
Иртәгәгә бәхет вәгъдә итеп,
Ал шәфәкъле кояш батуын.

Язлар җиткәч, кошлар кайтканын,
Кара төндә йолдыз атканын.
Хыялыңа барып җитәр өчен
Озын юллар сузылып ятканын.

Гашыйкларның сөешеп йөргәнен,
Пар аккошның суда йөзгәнен,
Ямьле язда шомырт исләре
Кузгатканын йөрәк хисләрен.

Шигырьләрем - күңелем көзгесе,
Тормышыма шатлык бирүче.
Күңелем балкышларын чагылдырып,
Яшәвемне нурлы итүче.

Җырлыйм әле

Аксын сагыш чишмә булып,
Ярларын ерыйм әле.
Хәсрәтләрем таралсыннар,
Кычкырып җырлыйм әле.

Ялгызлык тозакларыннан
Талпынып чыгыйм әле.
Моң юатсын күңелемне,
Туйганчы җырлыйм әле.

Җырлыйм әле, күңелләрем
Аклыкка тулсын әле.
Сагышларым таралсыннар,
Шатлыкка булсын әле.

Газиз туфрак

Дөньяларны гиздем - ямь тапмадым,
Бик сагынып тагын кайттым менә.
Авылымның зиратына барып,
Баш ияргә әнкәм каберенә.

Әнкәм рухы өчен дога кылам,
Күңелемнең сабырлыгын җуеп,
Кайнар яшьләремне монда түгәм,
Салкын ташларына башым куеп.

"Кабер туфрагы суыта", - диләр,
Юк, суытмый. Әнкәм назын тоеп,
Минем өчен газиз туфрак бу дип,
Кулларымны аңа торам куеп.

Кире кайтыр юллар ябык шул дип,
Түземлегем җыям, сабыр итәм...
Күңелем гөлләрен чәчкә итеп,
Каберенә аның сибеп китәм...

Безнең яшьлек

Без яшь чакта дөнья ямьле иде.
Ашкынулы гүзәл язларда
Күңелләргә чирткән мизгелләрнең
Тоя белә идек назларын.

Алмагачлар ак күлмәген кигәч,
Бар табигать нурга күмелде.
Шомырт чәчәкләре, хуш ис сибеп,
Иркәләде безнең күңелне.

Безгә күкләр зәңгәр бәллүр иде,
Ак болытлар - гүя ак чатыр.
"Ак челтәрләр япкан ак чатырның
Эчләрендә, - дидек, - кем ятыр?"

Сизми үтә идек чакрымнарны,
Ашкынулы хисләр булганга.
Киләчәккә безне дәртләндереп,
Маяк булып, өмет торганга.

Ак дөньяга ак өметләр булып,
Җилләр кебек килеп кердек без.
Яшь гомерләр ике килми диеп,
Бер гомернең кадерен белдек без.

Үпкәләмим

Мин сиңа үпкә сакламыйм,
Язларым инде үткән.
"Сагындым, бәгырькәем", - дип,
Килмәссең бүтән.

Мин сиңа һич үпкәләмим,
Инде җәйләрем үткән.
"Син!" - дип өзгәләнгән чаклар
Су кебек агып киткән.

Сине көтмим инде хәзер,
Алтын көзләрем җиткән.
Безнең каен сукмакларга
Сары яфраклар сипкән.

Мин шул яфракларны җыям,
Истәлек булып калсын.
Исемең яши йөрәгемдә,
Син - гомерлек ядкарьсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь