Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Горурланам татар булганыма!

"Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе Сөйләшкән - тел, Серләшкән - тел, Киңәшкән - тел; Сөештергән, Берләштергән, Җиңдергән, Иман иңдергән, Илаһи куәт Сеңдергән, Җиргә тәүгеләр рәтендә Иңдерелгән, Ничә мең гасыр үтсә дә, Сөйдерелгән, Гыйлем, аң сеңдерелгән Ул - газиз тел. Туган тел! Нарим ИХСАНОВ. Күңелләргә нур тулды Өйрәндек без туган телдә Кыйблага табынырга....

"Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе

Сөйләшкән - тел,
Серләшкән - тел,
Киңәшкән - тел;
Сөештергән,
Берләштергән,
Җиңдергән,
Иман иңдергән,
Илаһи куәт
Сеңдергән,
Җиргә тәүгеләр рәтендә
Иңдерелгән,
Ничә мең гасыр үтсә дә,
Сөйдерелгән,
Гыйлем, аң сеңдерелгән
Ул - газиз тел.
Туган тел!

Нарим ИХСАНОВ.

Күңелләргә нур тулды

Өйрәндек без туган телдә
Кыйблага табынырга.
Әзер идек, аны яклап,
Ут булып кабынырга.

Туган телем - иркә гөлем,
Күңел түрең киң булды.
Әнкәм теле белән бергә
Күңелләргә нур тулды.

Ул бит газиз әнкәм теле,
Ерак бабамнар теле.
"Туган телне сакла!" - диеп,
Исә гасырлар җиле.

Матур да син, назлы дасың,
Аһәңле дә, моңлы да.
Гомер буена көйләп тә,
Туймый торган җыр гына.

Туган җирем, назлы телем
Бу - яшәүнең кыйммәте.
Туган телне белү кирәк,
Бу - тормыш хакыйкате.

Татарчалап

Таңнар атса: "Сәлам!" - диеп,
Кояш нурын тарата.
Әллә инде ак кояш та
Татар телен ярата?

Үз телемдә җырлап йөрсәм
Яшел болында, гүя
Анда үскән чәчәкләр дә
Татарчалап баш ия.

Туган телемә сөенеп,
Яшәгәндә илемдә,
Тау астында чишмәләр дә
Челтери татар телендә.

Әрәмәдә сандугачлар
Гел татарча сайрыйлар.
Татар моңы җанга якын -
Әллә шуны аңлыйлар...

Ак болытлар зәңгәр күктән
Мамыктай йөзеп үтә.
Ерактагы якташларга
Татарча сәлам илтә.

Туган телдә аңлашабыз -
И Ходайның рәхмәте!
Татар рухы яши бездә,
Бездә - татар мохите.

Рәмзия ГАЛИМОВА.

Ана телебез

Нух пәйгамбәр заманыннан
Килә безнең телебез.
Татар булып туган өчен
Горурланып йөрибез.

Ана теле ачты безгә
Дөньяның гүзәллеген,
Бер-береңне якын итеп
Яшәүнең кирәклеген.

Ана теле өнди безне
Итагатьле булырга.
Яман гамәлдән тыелып,
Тик изгелек кылырга.

Кайда гына яшәсәк тә,
Саклыйк без телебезне.
Татарның нигезе булган
Татарстан-җиребезне!

Әнәс НАЗЫЙМОВ.

Булсын мәңгелек!

Ходаемнан ялварыплар сорыйм
Аерма дип туган телемнән.
Туган телгә булган мәхәб­бәтем
Анам сөте белән бирелгән.

Гомер буе көттем игътибарны,
Ихтирамны анам теленә.
Сабыр иттем, морадыма җиттем:
Килде бу көн туган илемә.

Телеңнән ваз кичү мөмкинме соң!
Үлем белән тиңлим аны мин.
Горурланам татар булганыма -
Тамырларда татар каны бит!

Йөрәгемне йолкып алсагыз да,
Ваз кичмәмен ана телемнән.
Туган телем саклап бабаларым,
Милләтемнең каны түгелгән.

Туган телем минем, анам теле -
Изге бүләк гомерем буена.
Шигырьләрем, эчке халәтем дә
Туган телдә барлык уем да.

Туган телем булсын мәңгелек дип,
Теләк телим иртә-кичләрен.
Шигъри тәлгәш булып чәчәк ата
Туган телгә булган хисләрем.

Син - рухи җимешем
Туган телем, син - йөрәк җылысы.
Туган телем, син - күңелем тойгысы.
Туган телем, син - сүнмәс йолдызым.
Туган телем, син - иң-иң назлысы.

Туган телем, син - кояш яктысы.
Туган телем, син - өмет чаткысы.
Туган телем, син - изге чишмәбез.
Туган телем, син - шигъри тезмәбез.

Туган телем, син - юлдаш һәркемгә.
Туган телем, син - иптәш һәр көндә.
Туган телем, син - балдан да татлы.
Туган телемә ихтирам артты.

Туган телем, син - моңлы җырыбыз.
Туган телем, син - нурлы юлыбыз.
Туган телем, син - безнең эшебез.
Туган телем, син - безнең көчебез.

Җәберләделәр, булды ялгышлар,
Изге көрәштә сынык язмышлар.
Туган телем, син - тарих баскычы.
Туган телем, син - белем ачкычы.

Туган телем, син - татлы җимешем.
Туган телем, син - йөрәк тибешем.
Туган телем, син - тияр көмешем.
Туган телем, син - минем өлешем.

Туган телемнән аерма, Ходай!
Туган телемә табынам шулай.
Сихри моңнарын туган телемнең
Җиткергән безгә Габдулла Тукай.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Туган телем

Сайрар былбыл, сайрар былбыл,
Сайрар былбыл җәй көне.
Үзенең моңнары белән
Җилкендереп һәркемне.

Тукай туган көн бит бүген,
Шуңа шатлана күңел.
Туган телем байлыгына
Мин һич битараф түгел.

Матур да ул, моңлы да ул,
И минем газиз телем!
Сине саклап, сине яклап,
Үтәр минем һәр көнем!

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь татарлар моңсар