Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Көзге уйланулар

Көзләр бит ул шагыйрьләрнең Канатланган чаклары. Курпы үләнле болында Чаба гомер атлары. Алтын төсләр сагыш түгел, Тик өзә үзәкләрне. И Ходаем, күпме төсләр Ясаган бизәкләрне! Шигырь үзе туып тора, Тибә ул чишмәләрдән. Җир асларыннан эндәшә, Үпкәли, ишетмәсәң... Урманны ярып чыга ул, Буразна булып үтә. Хыялларыма урый да Тауларга алып китә....

Көзләр бит ул шагыйрьләрнең
Канатланган чаклары.
Курпы үләнле болында
Чаба гомер атлары.

Алтын төсләр сагыш түгел,
Тик өзә үзәкләрне.
И Ходаем, күпме төсләр
Ясаган бизәкләрне!

Шигырь үзе туып тора,
Тибә ул чишмәләрдән.
Җир асларыннан эндәшә,
Үпкәли, ишетмәсәң...

Урманны ярып чыга ул,
Буразна булып үтә.
Хыялларыма урый да
Тауларга алып китә.

Көзге яңгыр булып ява
Уҗымлы басуларга.
Торналар сагышында ул,
Ул минем яраларда.

Уйларыма мин басылып,
Тәрәзәдән карыймын.
Узган гомер - коелганнар,
Елларымны саныймын.

Бакчам тулы алмагачлар,
Алмалары җыелган.
Яшел калган яфраклар да
Җилләр белән коелган.

Әллә ниләр уйландыра
Көзге салкын тамчылар.
Киткәннәр күп, кайтканнар юк...
Сагынмыйча кем чыдар?

Вакыт үтә чаба-чаба,
Көз дә үтәр, кыш килер.
Бар табигать - урман-кырлар
Ак төсләргә күмелер.

...Алмагачта көзге яңгыр
Өзде соңгы яфракны.
Күңелнең соңгы кыллары
Өзелдеме шул чакны?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса