Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Җырлап яшик

Язмышлардан узып булмый диләр, Язмышыбыз булсын яктыдан. Моңнарыбыз сезгә барып җиткән, Йөзләрегез ничек яктырган! Син моңлы да, халкым, син тырыш та, Бозылмасын берүк аралар. Милләтләр дус, илләр тыныч булса, Җирдә булмас кабат яралар. Җырлап яшик, җырлы күңелләрне Кайгы-хәсрәт һич тә алалмас. Моңы, көе, шагыйрьләре булган, Теле исән халык югалмас. Шул...

Язмышлардан узып булмый диләр,
Язмышыбыз булсын яктыдан.
Моңнарыбыз сезгә барып җиткән,
Йөзләрегез ничек яктырган!

Син моңлы да, халкым, син тырыш та,
Бозылмасын берүк аралар.
Милләтләр дус, илләр тыныч булса,
Җирдә булмас кабат яралар.

Җырлап яшик, җырлы күңелләрне
Кайгы-хәсрәт һич тә алалмас.
Моңы, көе, шагыйрьләре булган,
Теле исән халык югалмас.

Шул моңнарны сезгә җиткерүче
Җырчы чыга сезнең каршыга.
Әйдә әле, халык талантларын
Кул чабулар белән каршыла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса