Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Өч каен

Басу буе яланында Һәрбер юлчы узган саен, Яшел яулык болгый-болгый, Сәлам бирә өч төп каен. Бу өч каен өч түбәдә Өчпочмакны хәтерләтә. Колак салып, туктап тыңла, Алар безгә нидер әйтә. Кемнәр генә йөрмәгәндер Каенлы юл буйларыннан. Күзләремә яшьләр килә, Онытылам уйларымнан. Еллар узып, бер-бер артлы Каенкайлар корыганда, Өч урынына егермеләп...

Басу буе яланында
Һәрбер юлчы узган саен,
Яшел яулык болгый-болгый,
Сәлам бирә өч төп каен.

Бу өч каен өч түбәдә
Өчпочмакны хәтерләтә.
Колак салып, туктап тыңла,
Алар безгә нидер әйтә.

Кемнәр генә йөрмәгәндер
Каенлы юл буйларыннан.
Күзләремә яшьләр килә,
Онытылам уйларымнан.

Еллар узып, бер-бер артлы
Каенкайлар корыганда,
Өч урынына егермеләп
Яңалары шытар анда.

Кәүсәләрдә яшәү бетсә,
Тамырлары яши бирә.
Гореф-гадәт, мирас үлми -
Буыннарга күчеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса