Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Мәңге бергә булыйк, Табигать!

Борчылуым булса, әллә ничек Тынычландырасың син кабат. Юатасың мине, елатасың мине, Җырлатасың мине, Табигать. Сафлык синдә. Синдә уйдырма юк. Синдә барсы чын, бу - хакыйкать. Син - иманым минем, Син - имамым минем, Син - кыйблам минем, Табигать. Нидә синең тылсымлы серләрең? Кайдан килә сиңа бу куәт? Ныгытасың мине, нык...

Борчылуым булса,
әллә ничек
Тынычландырасың
син кабат.
Юатасың мине,
елатасың мине,
Җырлатасың мине,
Табигать.

Сафлык синдә.
Синдә уйдырма юк.
Синдә барсы чын,
бу - хакыйкать.
Син - иманым минем,
Син - имамым минем,
Син - кыйблам минем,
Табигать.

Нидә синең
тылсымлы серләрең?
Кайдан килә сиңа бу куәт?
Ныгытасың мине,
нык тотасың мине
Кочагыңда,
Анам - Табигать.

Яннарыңа
сагыш алып килсәм,
Тамырыннан аны
йолкып ат.
Син - сердәшем минем,
Хәбәрдәшем минем,
Сәфәрдәшем минем,
Табигать.

Гел матурлык эзлик,
Араларны өзмик:
Бердәмлектә игелек,
бәрәкәт.
Ераклашмыйк әле,
Саубуллашмыйк әле,
Бергә булыйк мәңге,
Табигать!
Фәһимә АБЗАЛОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса