Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Моңсар

Көзге яңгыр

Шыбыр-шыбыр килеп, көзге яңгыр ява. Яратам шул яңгыр тавышын. Жил-яңгырга кушылып ишетелә сыман Еракларда калган тавышың. Озын кичләр буе тәрәзәмдә Тыпырдашып бии тамчылар. Синең тынмас җаның шаярадыр, Соңгы мәхәббәтем, зар елап. Көзге болыт, каракучкыл булып, Хәвефләтмә, зинһар, күңелемне. Көзләрдән соң ап-ак кышлар килә Сафлатырга күңел түремне. Яратам шул көзге яңгыр...

Шыбыр-шыбыр килеп, көзге яңгыр ява.
Яратам шул яңгыр тавышын.
Жил-яңгырга кушылып ишетелә сыман
Еракларда калган тавышың.


Озын кичләр буе тәрәзәмдә
Тыпырдашып бии тамчылар.
Синең тынмас җаның шаярадыр,
Соңгы мәхәббәтем, зар елап.


Көзге болыт, каракучкыл булып,
Хәвефләтмә, зинһар, күңелемне.
Көзләрдән соң ап-ак кышлар килә
Сафлатырга күңел түремне.


Яратам шул көзге яңгыр таушын,
Соңгы сөюемә охшатып.
Калдырам мин сагыш-әрнүләрем,
Көзге яңгырларга бушатып.

Флюра ШӘРИПОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса