Үзәк Бөгелмә китапханәсендә Владимир Ильич Ленинга багышланган күргәзмә оештырылды.
Быел 22 апрельдә Владимир Ильич Ленинның тууына 150 ел тула. В.И. Ленин – тарихта бик катлаулы, каршылыклы шәхес.
Моның шулай икәнлеге танылган кешеләрнең сүзләре буенча да яхшы күренә. Әйтик, Альберт Эйнштейн – галим-физик “аның кебек кешеләр – кешелек намусын саклаучылар һәм яңартучылар” дип язган. Рус дини һәм сәяси философы Николай Бердяев исә “максималистик революцион идеягә әверелеп, ул, ахыр чиктә, игелек һәм явызлык арасындагы аерманы югалтты” дип саный. Ләкин галимнәр, тарихчылар, сәясәтчеләр аңа ничек кенә карасалар да, В.И. Ленин эшчәнлегенең тарихта, ил язмышында зур әһәмияткә ия булуын, 1917 елгы революциягә кадәр һәм аннан соңгы ике өлешкә бүленә торган илебезнең тарихи язмышындагы ролен кире кагарга ярамаганлыкны әйтәләр. ХХ гасыр рус революцияләрен оештыручы һәм Совет дәүләтен төзүче бу кеше турында йөзләгән китап язылган, аларның күбесе безнең шәһәр китапханәләрендә дә бар.
Үзәк китапханәнең сирәк китаплар музеенда Ленин юбилеена багышланган “революцияләрнең теория һәм практикасы” дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә, нигездә, узган гасырның 30-40нчы елларында басылган китаплар тәкъдим ителә. Алар арасында П. Керженцевның һәм А. Леонтьевның 1928 елда шәһәр партия мәктәпләре коллективлары һәм эшләрне оештыру өчен ярдәмлек буларак чыгарылган “Ленинизм әлифбасы” дигән уникаль китабы бар. Яңа дәүләт төзелешен җайга салырга тиеш булган эшчеләр, крестьяннар, кызылармиячеләр әлегше китапны укыган, файдаланган.
Тагын бер сирәк китап – В.И. Ленинның “Сайланма әсәрләр” китабы – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары чорында –1943 елда басылып чыга, чөнки Ленин эшләренә ул вакытта зур сәяси әһәмият бирелә. 1969-1970 елларда Бөгелмәдә В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән чаралар исемлеге белән “Ленин укулары” дигән зур булмаган китапчык таныштыра.
Без Владимир Ильич Ленинга төрлечә карый алабыз, әмма бу дөнья дәрәҗәсендәге шәхес икән, аныберничек тә инкарь итеп булмый, димәк, “пролетариат хәрәкәте” турында яшь ватандашларыбыз да белергә тиеш, бу – Россия тарихының зур бер өлеше.
Ефимова Надежда ЕФИМОВА, үзәк китапханәнең баш китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа