Зеленая Роща мәдәният йорты хезмәткәрләре акциядә агач утыртуда катнаштылар.
Зеленая Роща мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәпнең педагоглар коллективы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, агач утыртуда катнаштылар.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы инициативасы белән оештырылган Хәтер бакчасы” («#СадПамятиДома») акциясенә бу оешмалар хезмәткәрләре дистанцион рәвештш кушылып киттеләр. Акциядә катнашучы һәр кеше үз участокларында агач утыртты.
Бөек Ватан сугышында яу кырларында һәлак булган, тылда гомерләре өзелгән миллионлаган корбаннарның истәлеген мәңгеләштереп, ул агачлар шаулап үсеп җитәр дип өметләнәбез.
Ирина ИШКОВА, Ольга БОРОДИНА, фото авторов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа