Юбилей логотибы – сыйфат билгесе.
Бөгелмә районының ике предприятиесе “ТАССРның 100 еллыгы” мәгълүмати билгесен куллану хокукына сертификат алды.
Мондый сертификатка ия булган оешмалар үзләре җитештергән товарга хаклы рәвештә “ТАССРның 100 еллыгы” тамгасын урнаштыра алалар.
Документлар Татарстан компанияләренә һәм предприятиеләренә республика юбилеена әзерлек кысаларында алып барыла торган чараларда тапшырыла. Беренче сертификатларны февраль ае башында Казанда Хөкүмәт йортында узган эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев тапшырды. Тантаналы шартларда сертификатны кабул итеп алучылар арасында Бөгелмә тегү фабрикасы директоры Салиха Гарипова да бар иде.
– Менә 40 елдан артык инде халык куллануы товарлары җитештерәбез. Хөкүмәтебез сертификатлар тапшыру турында карар кабул иткәч, Татартсан Икътисад министрлыгы безнең фабрика продукциясенә дә “ТАССРның 100 еллыгы” дигән мәгълүмати билге не файдалануга алу өчен заявка бирергә тәкүдим итте. Мин риза булдым. Хезмәттәшләрем белән аны кая беркетергә икәнлеге турында да киңәшләштек. Аннары бу тамганы урын-җир әйберләре комплектларының этикеткаларында күрсәтү урынлы булыр дигән фикергә килдек. Товарларыбыз өчен матур тартмаларга заказ бирдек, ул тартмаларда да әлеге логотип һәм Бөгелмә символикасы куела. Иҗади ниятләребезне тиешле урыннарда килештердек, кайбер формаль процедураларны уздык һәм менә әлеге тамганы куллану хокукын яулаган беренче предприятиеләр сафына эләктек, – дип сөйли Салиха Хәмзә кызы.
ТР Сәнәгать-сәүдә министрлыгындагылар фикере буенча товарларда “ТАССРның 100 еллыгы” дигән логотипны күрсәтү кулланучыларның Татарстанда җитештерелгән продукцияләргә игътибарын җәлеп итәргә, ул продукциянең сыйфат гарантиясе булып торырга тиеш. Моннан тыш, әлеге тамга куелган әйберләрне республикабыздан читтә тарату башка төбәкләрдә безнең җөмһүрият тарихы белән кызыксынуны да арттырырга тиеш.
“ТАССРның 100 еллыгы” тамгасын куллануга билгеле бер таләпләр дә куела. Логотипның төсен, пропорциясен һәм шрифтларын үзгәртергә ярамый. Шулай да товар эшләп чыгаручылар үз бренды концепциясен исәпкә алырга хокуклылар. Әйтик, тегү фабрикасы этикеткаларында логотип каралы-аклы вариантта кулланыла. Ул предприятие атамасы янәшәсенә урнаштырыла. Ә тартмада исә логотип төсле вариантта Хәким бай Шакиров йорты сурәте янында урнаштырылган, шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү логотибы да урнаштырылган.
Сертификатлар әле тагын тапшырылачак. Бөгелмәдән андый сертификатка тагын бер җитештерүче – 1нче ашлык продуктлары комбинаты лаек булды. Предприятие җитәкчесе Радик Исмәгыйлев логотипны үз товарларында куллану хокукы бирә торган сертификатны шулай ук Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев кулыннан алган. Бу предприятие дә соңгы берничә ел дәвамында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесендә “Җитештерү-техник максатлардагы продукция” номинациясендә беренче дәрәҗә дипломант һәм лауреат булган иде инде.
Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ
Вячеслав Дементьев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа